Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Спорт

Чирмешәндә полиция хезмәткәрләре спартакиадасы узды

Чирмешәндә Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге хезмәткәрләре спартакиадасы булды.

Эчке эшләр органнары ветераны көненә багышланган, физкультура-сәламәтләндерү комплексы спорт залында үткән бу ярышта ике команда: ветераннар һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көч сынашты.

Полиция бүлеге начальнигы Юлдус Билалов һәм район эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Наилә Мәссарова спартакиадада катнашучыларны һәм тамашачыларны бәйрәм белән белән котладылар һәм уңышлар теләделәр.

Ярышларда катнашучылар волейбол, армрестлинг, гер күтәрү, аркан тартышу, пистолет сүтеп җыю кебек спорт төрләрендә осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр.

Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр, грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

Наилә Мәссарова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев