Чирмешәндә Ильяс  Галимов истәлегенә милли көрәш беренчелеге узачак
Спорт

Чирмешәндә Ильяс Галимов истәлегенә милли көрәш беренчелеге узачак

4 ноябрьдә Чирмешәндә якташыбыз, дөнья чемпионы, җиде тапкыр Россия чемпионы Ильяс Самат улы Галимов истәлегенә көрәш беренчелеге узачак.

Әлеге спорт чарасы Чирмешән муниципаль районы башлыгы кубогына мәктәп укучылары һәм яшьләр арасында оештырыла. Көрәшчеләр  район үзәгенең Техническая урамындагы универсаль спорт залында бил алышачак. Ярышта катнашучыларны иртәнге сәгать 8дә терки башлыйлар, сәгать 10да  келәмдә тәүге алышлар, сәгать 11дә ярышларны тантаналы ачу тантанасы була.

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев