19 апрель көнне Чирмешәндә узачак шахматчылар турниры 2022 елда СВО зонасында һәлак булган якташыбыз, күтәмәле Евгений Зорин истәлегенә багышлана.
Районның Яшьләр һәм спорт эшләре бүлегеннән хәбәр итүләренчә, “Ак ладья” (“Белая ладья”) турниры “Орион” яшьләр үзәгендә оештырылачак. Бәйгегә 1–4 нче сыйныфларда укучы балалардан алып, 65 яшьтән өлкән шахмат сөючеләрне дәшәләр.
Нет комментариев