Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән егетләре чуваш көрәшендә дә танылдылар

Татар-башкорт көрәше буенча Чистайда узган ярышта Сергей Мещев беренче урын яулады. Аграр техникумда белем алучы якташыбыз анда 60 килограмм үлчәү авырлыгында бил алышты.

- Кадетлар мәктәбе директоры Рафаэль Сөләйманов ярдәме белән, анда кадетлар һәм 2 нче Чирмешән мәктәпләрендә, аграр техникумда белем алучылар барды, - диде 2 нче Чирмешән мәктәбенең физкультура укытучысы Илгизәр Закиров.

Сергей Мещев икенче бер ярыштан да җиңеп кайтты. Ул бу юлы билбау белән чуваш көрәше буенча күрше Шентала районында узган Бөтенроссия турнирында танылды. Шунда ук аграр техникум укытучысы Фәнил Шәрифуллин үз үлчәү авырлыгында беренче, ә техникум студенты Айгиз Мәҗитов өченче урын алдылар. Ярышка баруны районның спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлекләре оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев