Чирмешән боксчылары Азнакайдан дүрт алтын медаль белән кайтты
Спорт

Чирмешән боксчылары Азнакайдан дүрт алтын медаль белән кайтты

“Чирмешән” спорт мәктәбенең яшь спортчылары Азнакай шәһәрендә узган бокс турнирында җиңү яуладылар.

Тренер-укытучы Андрей Чернов шәкертләре бәйгедән дүрт алтын медаль белән кайтты. Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча Кәрим Минапов, Матвей Кузнецов, Андрей Долгополов, Раил Мостафиннар үз үлчәү авырлыкларында беренче булдылар.


Нет комментариев