Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәннән Ирина Латыйпова парашют белән сикерергә хыяллана

Йөгерү, йөзү, фитнес, велосипедта йөрү... Чирмешәндә яшәүче 52 яшьлек Ирина Латыйпова спортның күп төрләрен ярата һәм сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар бирә.

Ирина Василий кызы спорт белән мәктәптә укыганда ук кызыксына башлый. Яшь спортчы ул вакытларда җиңел атлетика белән шөгыльләнеп, ярышларда актив катнашкан һәм еш кына призлы урыннар да яулаган. Аннан соң инде гаилә кору, балалар үстерү, көндәлек мәшәкатьләр...Спортка вакыт та калмаган. Тик ул өендә күнекмәләр ясарга көн саен буш ара таба һәм үзен һәрвакыт яхшы физик формада тота белә.

- Балалар үсеп, буш вакытым арта төшкәч, бассейнга - йөзүгә, тренажер залына йөри башладым, - ди якташыбыз.

Ә берничә ел элек Ирина йөгерү һәм фитнес белән яңадан шөгыльләнә башлаган. Йөгерүгә ул көнаралаш берәр сәгать калдыра. Шушы вакыт эчендә 5,5-6 километр чамасы юл уза.

- Йөгерү, фитнес, йөзү тәнгә җиңеллек, рәхәтлек бирә, сын-гәүдәгә яхшы йогынты ясый. Мин хәтта кан басымының нәрсә икәнлеген дә оныттым. Йөгереп кайткач, үземне аеруча әйбәт хис итәм, бер 20 яшькә яшәреп киткән кебек, - дип елмаеп куйды ул.

Сүз уңаеннан, минем әңгәмәдәшем район мәдәният йортында эшли, ә спорт белән кичләрен һәм ял көннәрендә шөгыльләнә. Кече улы Роман да еш кына әнисенә иярә. Җәй көне алар икәүләшеп көнаралаш велосипедта йөреп кайтканнар, бергә йөгергәннәр.

- Без әни белән велосипедта алтышар километр юл үтә идек. Миңа авыррак булса да, бик күңелле. Әле мәктәптә физкультура дәресләрендә файдасын да күрәм: аякларым да ныграк, үзем дә чыдамрак, - дип сөйли 7 нче сыйныф укучысы Роман.

Әңгәмә барышында Ирина күптән түгел район газетасыннан укыган мәкаләне дә искә төшерде. Анда Абаканнан Сочига таба юл тотып, 6000 километр араны велосипедта үтәргә ниятләүче Максим Сибирский турында язылган иде.

- Шушы егет кебек кешеләргә сокланам. Үзенә максат куя белә, тәвәккәл, афәрин. Шулай да мин үзем генә мондый ерак һәм катлаулы сәяхәткә чыгып китмәс идем, гәрчә экстрим яратсам да, - ди әңгәмәдәшем.

Экстрим дигәннән, Ирина үзе парашют белән сикерергә хыяллана. Һәм киләсе җәйдә әлеге хыялын тормышка ашырырга ниятли.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев