Чирмешәннең яшь хоккейчылары Республика финалында уйнаячак
Спорт

Чирмешәннең яшь хоккейчылары Республика финалында уйнаячак

"Юбилейный" Боз спорт сараенда “Алтын алка” яшь хоккейчылар клубының  Бөтенроссия ярышлары республика этабының төбәк уеннары узды. Иң сөендергәне - чирмешәнлеләр финалга узды.

2011-2012 елгы малайлар арасындагы әлеге бәйгедә Чистай шәһәренең «Торнадо», Нурлатның «Ледок», Кама Аланының «Олимп» һәм Чирмешәннең «Корыч ябалаклар» командалары көч сынашты.

Уен нәтиҗәләре:

Чирмешән - Чистай 5:3;

Чирмешән - Кама Аланы 1:4.

16 декабрьдә Нурлат шәһәрендә дә узган очрашулар нәтиҗәләре буенча, дүрт уенда өч җиңү яулаган «Корыч ябалаклар» (Чирмешән) командасы 2011-2012 елгы малайлар арасында «Алтын алка” Бөтенроссия ярышларының республика этабы финалында уйнаячак.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев