Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәнлеләр ГТО комплексын кертү буенча республикада алдынгы

Агымдагы елның икенче кварталы нәтиҗәләре буенча безнең районның тест  үзәге ГТО комплексын кертү буенча республикада беренче урын яулаган.

Районда “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (“ГТО”) комплексы нормативларын тапшыру буенча максатчан эш алып барыла. Бу хакта без ГТО тесты үзәге җитәкчесе Ольга Ганеева белән дә сөйләштек.

-Ольга Николаевна, ни өчен ГТО нормаларын үтәргә кирәк?

-Сәламәтлек өчен. СССР таркалганнан соң, ГТО нормативлары  тапшыру онытылды. Аны яңадан кертү турындагы Указның максаты – физкультура һәм спорт өлкәсендә дәүләт сәясәтен тагын да камилләштерү, халык сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән физик тәрбия системасын булдыру. ГТО нормаларын ансат кына тапшыру кыен, даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнгән очракта гына уңай нәтиҗә була. Димәк, ГТО комплексы – вакытны хәрәкәттә уздыру өчен тагын бер сәбәп.

-Әйтик, мин ГТО нормаларын үзарга ниятләдем ди, моның өчен нәрсә эшләргә?

-Әүвәл АИС ГТО системасында теркәлергә һәм УИН (уникаль идентификация номеры) алырга кирәк. Шулай ук медицина белешмәсе дә булырга тиеш. Аннан соң гына тест үзәгенә заявка бирелә. ГТО нормативлары 11 яшь баскычларына бүленгән. Әйтик, 1 баскыч – 6-8 яшьлекләр, 11 се – 70 яшьтән өлкәнрәкләр. Һәр баскычта мәҗбүри сынаулар бар.

-Нормативларны тапшырган кешегә ниндидер ташламалар, кызыксындыру чаралары каралганмы?

-Әйе, беренчедән, син ГТОның аерымлык билгесенә ия буласың. Безнең районда 4130 кеше АИС ГТО системасында теркәлгән, шулардан 1331 кеше аерым билгесенә (знак отличия) ГТО нормаларын тапшырган. ГТО нормаларын алтын билгегә тапшырганнар мәктәпне тәмамлаучылар югары уку йортларына кергәндә бердәм дәүләт имтиханнарына өстәмә баллар алалар.

-Ольга Николаевна, районда ГТО комплексы нормаларын тапшыру, гомумән, спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар бармы?

-Районның һәр мәктәбендә диярлек спорт залы бар, моннан тыш бүген байтак авылларда республика программасы нигезендә спорт мәйданчыклары төзелде. 2019 нчы елны “Демография” илкүләм программасы нигезендә район үзәгендә “Әкият” балалар бакчасы янында ГТО комплексын тапшыра торган мәйданчык төзелде, монда 30 га якын тренажер бар. Районда спорт чаралары еш уза. Чирмешәнлеләрне аларда активрак катнашырга чакырабыз.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев