Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә волейбол буенча район чемпионнары бәйрәмнәрдә билгеле булачак

Районда волейбол буенча район чемпионатының ир-егетләр арасында иң көчлеләре ачыклана, ярымфиналга узган командалар мәгълүм дә. Хатын-кызлар исә киләсе елда көч сынаша башлый.

Чемпионатта ир-егетләр арасында авыл җирлекләреннән һәм оешмалардан, предпрятиеләрдән унбер команда туп сукты. Алар ике мәйданчыкта: район мәдәният йорты спорт залында һәм универсаль спорт залында ярыштылар. Бер төркемдә Чирмешәннән ике команда - “Битум” һәм “Нефтяник”, Бәркәтәдән “Бөркет” командасы, икенче төркемдә Чирмешәннән “Электросеть”, Иске Кадидан “Кади”, Түбән Кәминкәдән “Легион” командалары ярымфиналга чыктылар. Алар арасыннан чемпион 23 февральдә, Ватанны саклаучылар бәйрәме тирәсендә ачыкланачак.

Чемпионатның хатын-кызлар арасындагы ярышлары Яңа ел каникулларыннан соң башланып, 8 Март бәйрәмендә төгәлләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев