Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә чаңгычылар ярышты

Чирмешәндә узган “Россия чаңгы юлы – 2022” ярышларында 200дән артык спорт сөюче көч сынашты. Бу көнне өстән явып торган кар да чаңгычыларның кәефен төшермәде.

Ярышларның иң яшь катнашучысы Айнур Сәлахов әнисе Рәмилә белән килгән. Аңа әле биш кенә яшь, Чирмешәннең “Әкият” балалар бакчасына йөри.

-Чанада да, чаңгыда да шуарга яратам, - ди яшь спортчы.

 

-Кичләрен, ял көннәрендә стадионга еш төшәбез, чаңгыда йөреп кайтабыз, гаиләбез белән бергә чыгарга тырышабыз, - дип кушылды әнисе Рәмилә ханым.

Айнур иң кечкенәләр төркемендә, 2011 елгылар һәм аннан яшьрәкләр арасында стартка басты. Ярышларның иң өлкән катнашучысы исә Геннадий Епифанов. Ул күрше Шентала районыннан килгән. 72 яшьлек кунак көндәшләреннән калышмаска тырышты, чаңгы белән “дус” булганлыгы сизелеп тора.

19 команда арасында Шентала, Исаклы, Челно-Вершины һәм Нурлаттан да килүчеләр бар иде.

-Ял көне һәм карлы һава шартларына карамастан, чаңгыга басуыгыз үзе үк җиңүне аңлата. Шуңа күрә бүген җиңелүчеләр юк. Сәламәтлегегезне ныгытып, аралашып, ярышлардан күтәренке кәеф алыгыз, - дип сәламләде чаңгычыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин.

Якташыбыз - Ульяновка авылыннан башлангыч сыйныф укытучысы Ирина Ермолаева әлеге ярышларда инде 8 нче ел катнаша. Үз яшьтәшләре арасында сынатканы юк, һәрвакыт 2 нче, 3 нче урыннар яулый. Быел оныгы Алексей белән килгән. 3 нче сыйныф укучысы, әбисе кебек, үзен чаңгы юлында сынап карарга булган.

-Без оптимистлар, җил дә, буран да комачауламый, гел чаңгыда әйләнеп керәбез. Гомумән, спортның барлык төрләрен дә яратам. Әле Олимпия уеннарын да бик кызыксынып күзәтеп бардым. Үзебезнең чаңгычыларның уңышларына аеруча сөендем, - ди Ирина Михайловна. Һәм, елдагыча, якташыбыз үз категориясендә, 50-59 яшьлекләр арасында финишка өченче булып килде.

Дөрес, эшче контингент арасында катнашучылар азрак иде. Айгөл Кәримова туган як тарихы музеенда, ә Гөлнара Разукова район үзәк больницасында эшлиләр. Алар бер категориядә узыштылар.

-Чаңгыда йөрергә чыгарга иренәбез шул. Югыйсә, теләге булган кешегә мөмкинлекләре дә бар инде Чирмешәндә, - ди Айгөл.

Ярыш нәтиҗәләре исә түбәндәгечә: иң өлкәннәр арасында (60 яшьлекләр һәм олыраклар) 1 километр дистанцияне ир-атлардан Шенталадан Владимир Макаров, хатын-кызлардан  аның якташы Лидия Дементьева беренчеләрдән булып килделәр. Иң кечкенәләр төркемендә (2011 елгылар һәм аннан кечерәкләр) 500 метрлы дистанциядә Исаклыдан Родион Федоров һәм Челно-Вершиныдан Василиса Красавина җиңүче булдылар. 30-39 яшьлек ир-егетләрдән 3 километр дистанциядә Исаклыдан Алексей Колесников беренче. 40-49 яшьлекләрдән 2 километрлы арада Ивашкинодан Николай Емельяновка тиңнәр булмады. 18-29 яшьтәгеләрдән Ульяновка егете Иван Владимиров җиңүче.

Хатын-кызлардан 40-49 яшьлекләр арасында 1 километрны Иске Элмәледән Марина Колесникова иң тиз узды. 30-39 яшь категориясендә район үзәк больницасы шәфкать туташы Гөлнара Разукова җиңүче. 18-29 яшьлекләрдән Ивашкино кызы Ольга Андреева финишка беренче килде. Шулай ук башка төркемнәрдә дә җиңүчеләрне билгеләделәр.

Ярышта катнашучыларны кайнар чәй һәм камыр ризыклары белән дә сыйладылар.

Әлеге ярыш нәтиҗәләре ГТО системасына кертеләчәк.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев