Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә бокс буенча ачык турнир узды (+ФОТО)

Чирмешәндә моңа кадәр бокс бәйгеләре узганын хәтерләүчеләр юк. Шәт, район тарихында тәүге тапкырдыр, бездә бу спорт төре буенча ачык турнир оештырдылар. Бәйгедә Яр Чаллы, Кама Аланы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләреннән, Сарман, Әлки районнарыннан иллеләп боксчы катнашты.10-17 яшьлек малайлар, яшүсмерләр. Рингны "Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексы спорт залында урнаштырганнар. Түрдә - Петр Курасанов...

Чирмешәндә моңа кадәр бокс бәйгеләре узганын хәтерләүчеләр юк. Шәт, район тарихында тәүге тапкырдыр, бездә бу спорт төре буенча ачык турнир оештырдылар. Бәйгедә Яр Чаллы, Кама Аланы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләреннән, Сарман, Әлки районнарыннан иллеләп боксчы катнашты.10-17 яшьлек малайлар, яшүсмерләр.

Рингны "Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексы спорт залында урнаштырганнар. Түрдә - Петр Курасанов бюсты. Оештыручылар ярышларны шушы каһарман якташыбыз - Советлар Союзы Герое истәлегенә һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырырга булганнар.
Ике көн дәвам иткән турнирда безнең район данын, нигездә, Чирмешән балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең Ивашкинодагы, Күтәмәдәге филиалларында, Николай Емельянов (ул бу ярышларны оештыруның инициаторы да) алып барган секциядә шөгыльләнүче балалар яклады. Ә Ульяновкадан килгән Сергейның остазы - әтисе Иван Иванов икән. Чирмешәннән Марсель Галләмов та бокска үзлегеннән өйрәнә дисәң дә була.
Бокс - кырыс спорт төре. Саклану экипировкаларыннан булсалар да, рингка чыгучыларга яхшы ук "эләгә". Бу ярышларда да яшь спортчыларның кайберләренә медицина ярдәме күрсәтергә туры килде. Әмма шуннан соң да малайлар барыбер яшь әтәчләр сыман көрәшкә ыргыла. Ярый әле, читтән килгән тәҗрибәле хөкемдарлар ( араларында халыкара категориягә ияләре бар) кемнең нәрсәгә көче җитүен чамалап, остаракларның көчсезрәк көндәшләрен тәпәләвенә ирек бирмичә, алышларны вакытында туктатып өлгерәләр.
-Мин бокс белән ике еллап шөгыльләнәм. Күнегүләргә унбишләп кеше йөрибез. Җиңәр өчен көндәшеңнән курыкмаска кирәк. Борыныңнан кан китсә дә, син сугышырга тиешсең, иң мөһиме- еламаска. Берсендә үземә бик каты эләкте, авыртса да түздем - еламадым,- ди турнирда үз тиңнәре арасында беренче урын алган Күтәмә егете Андрей Логинкин.
Бу көнне яшь боксчылар арасында барыбер качып кына яшь чыгаручылар булды булуын. Авыртудан түгел, җиңелү гарьлегеннән бугай. Шунысы сөендерә, рингта "ду килеп" бәргәләшкән малайлар бүләкләүләр вакытында бер-берсен елмаеп тәбрикләделәр. Остаракларга ихтирам белән карау сизелә.
Җиңүчеләргә районыбызның яшьләр һәм спорт эшләре бүлегенең бүләкләре тапшырылды. Безнең районнан үз тиңнәре арасында Андрей Логинкин, Александр Башарин (Күтәмә), Александр Апалаев, Станислав Никонов(Ивашкино) иң осталар булып чыкты. Оештыручылар Михаил Ямановны "Җиңүгә омтылыш өчен" Кубогы белән бүләкләделәр
Константин Меркурьев, Кирилл Быков (Күтәмә), Михаил Яманов, Иван Толстов, Никита Маркин, Кирилл Григорьев, Роман Степченко (Ивашкино), Сергей Иванов (Ульяновка), Марсель Галлямов (Чирмешән) икенче урын ияләре.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан турнир ярышлар бокс