Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә автомобильләрдә узыштылар

Республика бәйрәме көннәрендә Чирмешәндә әллә ничә спорт чарасы узды.

Чирмешәннең волейболчы ир-егетләре әүвәл 29 август көнне Яңа Чишмә районында волейбол буенча иптәшләрчә уенда катнашты. Дөрес, ярышта хуҗалар өстенрәк булып чыкты, чирмешәнлеләр 2:3 исәбе белән оттырды.

2007 елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Республика көненә багышланган район турнирында исә  дүрт команда көч сынашты.  Район Советы бинасы янындагы спорт мәйданчыгында оештырылган әлеге ярышта Ульяновка командасы  - җиңүче, Чирмешән-1 командасы – икенче, әккәрәйлеләр – өченче, Чирмешән-2 командасы дүртенче урын иясе. Бәйгенең иң оста уенчыларын: “Иң яхшы тренер” -  “Чирмешән” балалар һәм спорт мәктәбеннән Рафаэль Шәфигуллинны, “Иң оста сакчы” – Данир Шәфигуллинны, “Иң яхшы һөҗүмче” – Марсель Глүмовны, “Иң оста капкачы” – Азат Кәримовны аерым бүләкләделәр.

Пляж волейболы буенча ир-егетләр командалары арасында узган ярышта Ринат Сабиров һәм Илнар Җәббаров  җиңү яулаганнар.

Якташларыбыз 30 августта Чирмешән стадионында карт машиналарында да узыштылар. Анда әти-әниләр дә катнашты. Кызу, киеренке ярыш ахырдан бәйрәмчә чәй табыны белән тәмамланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев