Чирмешән волейболчылары - чемпионлар
Спорт

Чирмешән волейболчылары - чемпионлар

Муниципаль хезмәткәрләрнең волейбол буенча Теләчедә узган ярышларда районыбызның ир-егетләр командасы беренче булды.

Авыл районнары төркемендә республиканың 13 районы командасы көч сынашкан.

Моңа кадәр, быел районыбызның хатын-кызлар волейбол командасы да үз төркемендә җиңүче – чемпион булды.

Муниципаль хезмәткәрләр бу айда бадминтон, өстәл теннисы, йөзү, җиңел атлетика һәм шахмат буенча ярышларда да көч сынашачак, 8-10 ноябрьдә минифутбол командалары арасында көчлеләр ачыклана.

Ландыш Зыякова фотосы

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев