Аксубайда шахмат һәм шашка буенча үткән IX республика турнирында безнең район командасы икенче урын яулаган.
Пенсионерлар ярышкан, “Россия пенсионерлар союзы”ның төбәк бүлекчәсе” оештырган бу бәйгедә төбәктәге Чирмешәнлеләр җиңүче – Нурлат командасыннан бер очкога гына калышкан. Аксубай спортчылары өченче урында!
.jpeg)
Районыбыз данын Самат Ризванов (Утыз Имән), Римма Баянова (Иске Кади) – шахмат, Шамил Сөнчәләев (Чирмешән) һәм Антонина Аброськина (Күтәмә) шашка такталары артында яклаганнар.

-Безне грамота, истәлек бүләкләре, медальләр биреп сөендерделәр, кунак иттеләр, - ди командабыз җитәкчесе Шамил Сөнчәләев. –Ярыш та кызык үтте.
Альберт Гамиров фотолары
Нет комментариев