Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән хоккейчылары Мәскәүдә уйнаячак

Чирмешәннең “Корыч ябалаклар” командасы Бөтенроссия “RedBull Шлем и Краги” дип аталучы хоккей турнирының Әлмәттә узган төбәк этабында җиңү яулады. Хәзер безнең команда Мәскәүгә ярышка барачак.

 

– Турнирда Кама арты төбәгеннән 32 команда катнашты. Финал уенында егетләребез әлеге ярышларның былтыргы чемпионы булган “TatneftBull” командасын җиңүгә ирештеләр. Ә уенчыбыз Руслан Маковей турнирның “Иң яхшы бомбардир”ы буларак танылды. “Корыч ябалаклар” турнирның 22-24 февральдә Мәскәүдә узачак суперфиналында уйнаячак, - ди район үзәгендәге “Юбилейный” Боз сарае директоры Риф Зарипов.

“RedBull Шлем и Краги“ – ачык бозда “дүрткә - дүрт” форматында уйнала торган яңа төр ярышлар сериясе. Капкалар автомашина резина көпчәкләренә кисеп ясалган ике кечкенә “тәрәзә” рәвешендә урнаштырыла, аларны капкачы сакламый.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X