Чирмешән чаңгычылары “Җиде тирәк”кә җыела
Спорт

Чирмешән чаңгычылары “Җиде тирәк”кә җыела

“Татарстан чаңгы юлы – 2019” чаңгы ярышларының безнең райондагы бәйгесенә сәламәтлекләре буенча чикләүләре булмаган барлык теләүчеләрне чакыралар. Анда гаилә эстафетасы да оештырылачак.

9 февральдә, шимбә көнне ”Сабантуй”стадионындагы “Җиде тирәк” чаңгы базасында узачак әлеге чараны  тантаналы ачу  иртәнге 10 нчы яртыга билгеләнгән, катнашучыларны сәгать 8 дән үк теркәячәкләр. Бәйгедә мәктәп укучылары, авыл җирлекләре, оешма, учреждение командалары көч сынашачак. Спортчылар, яшьләренә карап, 11 төркемдә стартка чыгарга тиеш. Елдагыча,  җитәкчеләр вип-узышта, ә гаилә эстафтасында – әти, әни һәм  12 яшькә кадәрге балалар катнаша.

Автор фотосы


Нет комментариев