Чирмешән бассейнына Шенталадан еш киләләр
Чирмешәндәге бассейнда көн саен уртача 50 кеше су керә. Коенучыларның күпчелеге тирә-күрше районнардан килүчеләр. -Шәһәр бассейнарына караганда, бездә билет бәяләре күпкә арзан, шулай да халык аз йөри, - ди "Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексы директоры урынбасары Ольга Галиева.- Ә менә Шентала районында яшәүчеләр бездә еш кунак булалар. Шушы көннәрдә генә аннан бер...
Чирмешәндәге бассейнда көн саен уртача 50 кеше су керә. Коенучыларның күпчелеге тирә-күрше районнардан килүчеләр.
-Шәһәр бассейнарына караганда, бездә билет бәяләре күпкә арзан, шулай да халык аз йөри, - ди "Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексы директоры урынбасары Ольга Галиева.- Ә менә Шентала районында яшәүчеләр бездә еш кунак булалар. Шушы көннәрдә генә аннан бер оешма коллективы килеп су керде, рәхәтләнеп ял итеп киттеләр.
Бассейнда "Йөзәргә өйрәнәбез!" төркеме дә бар икән. Тренажер залында авыр атлетика буенча секция эшли. Спорт залында укучылар мини-футбол белән шөгыльләнә. Хатын-кызлар өчен биредә "Зумба фитнес" түгәрәге дә ачылган.
Марат Гомәров фотосы
Безнең сайтта укыгыз:
Иске Кади кешесеннән акча таламакчы булган өч чирмешәнле закон каршында җавап бирәчәк
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев