Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Спорт

Бүген финал: Чирмешәннең “Корыч ябалаклар”ы чемпионлык өчен көрәшә

Кичә “Юбилей” боз сараенда алкалы хоккей буенча Татарстан беренчелегенә узган ярышларда Чирмешәннең яшь хоккейчылары финалга үтте.

2009 елда туган яшүсмерләр арасында баручы әлеге ярышларның ярым финал уеннарында әүвәл Актанышның “Лачын” һәм Азнакайның “Соколы” командалары көч сынашты, исәп актанышлылар файдасына – 5:1.

Чирмешәннең “Корыч ябалаклар”ы һәм Әгерҗенең “Спутник” командалары арасында уен аеруча киеренке узды. Тигез исәп белән тәмамланган 3 нче периодтан соң, җиңүче команда буллитлар ярдәмендә ачыкланды: бәхет чирмешәнлеләр ягында.

Нәтиҗәдә бүген Әгерҗенең “Спутник” һәм Азнакайның “Соколы” хоккейчылары өченче урын өчен уйнаячак. Ә Чирмешәннең “Корыч ябалаклар”ы һәм Актаныш “Лачын”нары алтын медаль, беренчелекнең чемпион титулы өчен ярыша. Бу уен “Юбилей” боз сараенда сәгать 11.30да башланырга тиеш.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев