Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бүген Чирмешәндә узган йөгерү ярышында 400дән күбрәк спортчы катнашты

“Татарстан кроссы – 2023” бәйгесе район үзәгенең “Сабантуй” стадионында үтте. Спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов сәламләде.

Якташларыбыз 500, 1000, 2000 метр арадагы дистанцияләрне буйсындырдылар. Җитәкчеләр арасындагы ВИП узышта ир-егетләрдән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов, хатын-кызлардан район үзәк китапханәсе директоры Земфира Җамалетдинова  җиңү яуладылар. “Әти, әни һәм мин” гаилә узышында исә Әккәрәй авылыннан Ефимовлар гаиләсе (Сергей, Татьяна, Ефрасинья) финишка беренче килде. 


Гадәттәгечә ярышта быел да мәктәп укучылары бик актив. Оештыручылар иң тиз йөгерүчеләрне бүләкләр белән сөендерделәр. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова катнашты.

Ольга Галеева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев