Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Җәзага тартылмаса, җинаятьче азына гына

Муниципаль район Советының чираттагы егерме сигезенче утырышы районда законлылыкны тәэмин итүгә, хокук бозуларны кисәтү чараларын тикшерүгә багышланды дисәң дә ярыйдыр. "Татарстан Республикасының Чирмешән муниципаль районында 2013-2016 елларга хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаны раслау алдыннан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Сабиров чыгыш ясады. Мондыйрак программа 2009-2012 еллар чорына бар...

Муниципаль район Советының чираттагы егерме сигезенче утырышы районда законлылыкны тәэмин итүгә, хокук бозуларны кисәтү чараларын тикшерүгә багышланды дисәң дә ярыйдыр.


"Татарстан Республикасының Чирмешән муниципаль районында 2013-2016 елларга хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаны раслау алдыннан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Сабиров чыгыш ясады.

Мондыйрак программа 2009-2012 еллар чорына бар иде инде, аның бүген карала торганы шуның дәвамы кебек. Яңа документта эчкечелеккә, наркоманиягә, җинаятьчелеккә, балигъ булмаганнар җинаятьчелегенә каршы көрәшне көчәйтү, тәрбия эшен активлаштыру бурыч итеп куела. Соңгы елларда икътисади җинаятьләр, ришвәтчелек, коррупция ише закон бозулар да ешрак ачыла башлады.

"Бу өлкәдә полициягә генә ышану аз, бергә эшләгәндә генә җинаятьчелекне җиңеп була,- диде муниципаль район башлыгы, совет рәисе Нурхамәт Хәмидуллин. - монда ирекле халык дружинасы иң беренче ярдәмчеләр булырга тиеш.

Утырышның көн тәртибенә куелган икенче мәсьәлә - "Татарстан Республикасының Чирмешән муниципаль районында 2012 елның 9 аенда законлылык һәм хокук хәле турында һәм Чирмешән муниципаль районында Татарстан республикасы Министрлар Кабинетының 2000 елның 20 июлендә кабул ителгән "Милициянең участок инспекторлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм аларны социаль-хокукый яклау дәрәҗәсе буенча өстәмә чаралар турында" карарының үтәлеше хакында Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара полиция бүлеге начальнигы Фаяс Минһаҗев чыгышында да иң элек хокук бозуларны кисәтүгә игътибарны арттыру кирәклеге әйтелде. Кайбер участок инспекторлары үзләре хезмәт күрсәтә торган участоклардан читтә яшәү һич аңлашылмый. Полиция хезмәткәрләренә торак төзелешен дә җайга салу мөһим. Яңа Элмәле, Иске Котыш, Кармыш, Яңа Кади һәм Шешминка авыл җирлекләрендә полиция участок пунктлары юк дисәң дә ярый. Киләсе елның 1 январена кадәр бу мәсьәләне хәл итү һәм җиһазлау бурычы көн тәртибендәге әлеге мәсьәлә буенча кабул ителгән карарда да чагылыш тапты. "Андый пунктлар өчен урын табу проблема түгел", - дип, район җитәкчесе Н.Хәмидуллин хәлнең уңай чишеләсенә ышандырды.

Җинаятьләрне кисәтүдә, ачуда видеокамераларның ярдәме зур. Чирмешәндә алар унике урында куелган.

Халык күп, хәрәкәт зур җирләрдә тәүлек буе күзәтеп торучы андый приборлар-камералар район үзәк больницасында, "Чирмешәнагрохимсервис"та да бар, аларның файдасы зур.

РЭЭМның "Чирмешән" бүлеге начальнигы депутатларга үткән тугыз ай йомгакларын да җиткерде. Тулаем күрсәткечләр узган елдагыдан нык аерылмый, хәтта авыр җинаятьләрнең күпчелеге ачыла бара. Бүлек республикадагы үз тиңнәре, үз категориясендәге унбиш бүлек арасында алтынчы урында икән, бу - яхшы эшләү билгесе.

"Кызганыч, без 2011 елдагы хәлне төзәтә алмадык, быел да, былтыргы кебек, юл-транспорт һәлакәтләрендә дүрт кеше һәлак булды,- диде "Чирмешән" муниципальара бүлегенең дәүләт юл хәрәкәте иминлеге бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин, "2012 елга Татарстан Республикасының Чирмешән муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген яхшырту" максатчан программасы үтәлеше хакында мәсьәлә уңаеннан. Районның баш автоинспекторы әйтүенчә, узган ун айда районда 26 юл-транспорт һәлакәтендә 31 кеше имгәнгән. Алда әйтелгәнчә, аларда дүрт кешенең гомере өзелгән, барысы да Нурлат-Кузай трассасындагы юлда. Ульяновка янында берьюлы өч кеше үлде. Әлеге һәлакәтнең гаеплесе - идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән, моңа кадәр дә әллә ничә тапкыр хокук бозган ир-ат. Ә гаеплеләрне җәзага тартырга кирәк, юкса безнең районда да аракы эчкән килеш, хәтта йөртү таныклыгы булмаган килеш тә транспорт чарасын йөртергә тартынмаучылар очрап тора. Кайберәүләр кагыйдәләрне тупас боза: тизлек режимын дөрес сайламыйлар, иминлек каешын эләктермиләр. Машиналар саны да елдан-ел күбәя генә. Быел гына да райондашларыбыз тарафыннан 1264 чамасы транспорт чарасы исәпкә куелган.

Кызганыч, ноябрь башларында статистика тагын да начарайды: 7 ноябрьгә каршы төндә Ивашкино янында булган юл-транспорт һәлакәтендә, машина юл кырыена төшеп әйләнеп каплангач, тагын ике яшь кешенең гомере өзелде.

Депутатлар бу утырышта район бюджетына, салымнарга кагылышлы тагын берничә карар да кабул иттеләр.
Утырышта ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров та катнашты һәм тикшерелгән мәсьәләләр уңаеннан үз фикерләрен белдерде.

***

...Депутатлар, муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, оешмалар, предприятиеләр, җәмгыятьләр җитәкчеләре дә катнашкан утырыш тәмамлангач үзенә күрә мөһим, кыска гына янә бер сөйләшү булып алды. Кыска, әмма киләчәккә кагылышлы зур сүз. Районыбызда, җитәкчеләребез моны башка җыелышларда да ачынып әйттеләр, эшмәкәрлекне нык үстерергә кирәк. Күпчелек һаман алыпсатар ролендә, җитештерү белән шөгыльләнүчеләр, җитди шөгыльләнүчеләр, бармак белән генә санарлык.

"Кайбер районнарда кемдер кәҗәләр асрый, кемдер кадак ясый, савыт-саба җитештерә, аларда йөзләрчә кеше эшли,- диде Минсәгыйт Шакиров, бу хәлгә борчылып. - Никтер безнең райондашларга тәвәккәллек җитми. Авыл җирлекләре башлыкларына да активрак булу кирәк. Көтеп торып, әзергә-бәзәр яшәп булмый.

Район җитәкчесе Нурхамәт Хәмидуллин да "Миңа кабул итүгә килүчеләр дә кайдадыр кибет ачарга гына сорый, җитештерү белән шөгыльләнергә теләүчеләр юк, - дип, бездә үзебезнең халыкның эшмәкәрлеккә йөз белән борылырга вакыт җиткәнен белдереп.

Кызганыч, районда җитештерелгән эшләнмәләрне рекламалау дигән әйбер бездә, гомумән, юк. Аның файдасын белмибез, иренәбез. Хәер, теге яки бу товарны мактаганчы аны базарга чыгарырлык итеп җитештерәсе, ясыйсы, төрәсе, матурлыйсы да бар. Шул ук базарда , мәсәлән, эче-эчкә ябышкан, арык бозауны хет күпме макта, аны алучы булмаячак, башта янәшәдәге симезенә күз салачаклар, кыйбатрак булса да, соңгысын сайлаячаклар.

Беркемнең дә акчасын юкка сарыф итәсе килми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined хокук бозуларны профилактикалау