Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Югары Чегодайда су проблемасы юк, Сәйдәшев урамы юлын гына рәтлисе бар

Югары Чегодайда узган халык җыенында Гөлсирә апа Мусина үзләре яши торган Сәйдәшев урамында юл ясауларын сорады.

-Су линиясе өчен рәхмәт. Башка мәсьәләләр дә хәл ителә, район башлыгы да безнең мөрәҗәгатьләрне игътибарсыз калдырмый. Сәйдәшев урамы юлын да йөрерлек итсеннәр иде, - диде ветеран. -Җыенга килүем дә - шуны әйтү өчен.

Иске Үтәмеш җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов, билгеле, бу хакта белә, җае чыкса, әлеге эшне ниндидер программага да кертерләр. Әнә Иске Үтәмештәге Гафиятуллин урамы юлына нәкъ бүген таш җәяләр, акчасын республика бирә.

-Дүрт авылда 23 километр урам юлының 5 километрына асфальт яки таш җәясе бар, - ди җирлек башлыгы. -Акрынлап, алар да эшләнер, бөтенесе берьюлы булмый.

Юл дигәннән, Иске Үтәмештә үткән икенче җыенда Иске Үтәмеш белән Иске Сережкино арасындагы юлның чокыр-чакырларын ремонтлауны да сорадылар. Эш башланган үзе, әмма ахырына җиткерелмәгән. Бу һәм Иске Сережкинодагы зиратны документлаштыру мәсьәләләрен дә контрольгә алдылар.

Югары Чегодайда балалар уен мәйданчыгы кирәксенәләр. Халыкны демография мәсьәләсе дә борчый – туучылар үлүчеләрдән әллә ничә тапкыр аз.

Ә болай, саный башласаң, әлеге җирлектә дә тормыш-көнкүреш шартлары яхшыра бара. Дүрт авылда да мәдәният йортлары заманча итеп ясалган, үзгәртеп корылган. Соңгы елларда байтак үзгәрешләр булган: Иске Үтәмештә мәктәп капиталь ремонтланган, ФАП уңайлы бинага күчкән, җирлек Советы өчен яңа бина, спорт мәйданчыгы төзеделәр, Урманасты Үтәмештә яңа ФАП эшли, аренда йортлары төзелә, монда һәм Югары Чегодайда буалар - гидротехник корылмалар үзгәртеп корылды. Озакламый Иске Сережкинода модульле яңа кибет ачылачак. Кышын урамнарны грант акчасына алынган трактор белән чистарталар, бу яктан зар белдерүче юк.

Җыенда бу хакта әйтелмәсә дә, Иске Үтәмештә яңа күпер салынуын түземсезлек белән көтәләр. Быел булмады инде, бәлки аны киләсе ел планына кертә алырлар.

Төрле мәсьәләләрне хәл итү өчен үзсалым акчаларын да кулланалар, республика , район да нык булыша, төрле программалар аша нәрсәдер төзиләр, ремонтлыйлар. Җыеннарда болар хакында да сөйләделәр.

Җыеннар дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X