Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Яңа Кади авыл җирлегендә тиешле үзсалымның яртысы җыелган да

Яңа Кади авыл җирлегендә үзсалым җыю буенча эш гыйнварда ук башланып киткән. Ике атна эчендә 74 мең 250 сум, ягъни тиешленең 48 проценты кадәр үзсалым акчасы җыелган.

-Авыл җирлегендә 280  кеше үзсалым түләргә тиеш. Референдум үткәреп, быел, кеше башыннан 550 шәр сум акча җыярга килештек, - ди авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов. - 1 апрельгә кадәр планлаган сумманы җыя алсак, дәүләт ярдәме дә кайткач, 600 мең сумнан күбрәк акчага байтак эш башкарып булачак. Моны аңлап, тиешле сумнарны бирүче авылдашларга рәхмәт.

Үткән ел яңакадилылар үзсалымны 800 сум итеп билгеләгән, аның 80 проценты гына җыелса да, авыл җирлегендә күләмле эшләр башкарылган.

 

Утызимәнлеләр авылдан  ерак булмаган “Чәчәкле алан” чишмәсе тирәсен ял урыны иттеләр. Алар аны һәр елны карап, чәчәкләр утыртып,  тәртиптә тоталар. Быелгы үзсалым акчаларның да 40 мең сумы шунда юнәлдереләчәк. Үткән ел авыл яшьләре тәкъдиме, иганәчеләр ярдәме белән әлеге чишмәгә алып баручы юлның 100 метрына вак таш түшәгәннәр. Тагын 200 метрын шомартасы - авыл урамы белән тоташтырасы калган. Быел, үзсалым акчасына, шунда салу өчен вак таш сатып алырга да планлыйлар.

Халыктан җыелган акчаның 95 мең сумы урам яктырткычларын карап хезмәтләндерүгә тотылса,  2019 елда грантка  откан тракторны карап, ремонтлап торуга, ягулыкка һәм тракторчыга түләү өчен 120 мең сум акча бүленгән. Әлеге трактор белән кыш көне урам юлларын кардан чистартсалар, җәен юл кырыйларын чүп үләннәреннән арындыралар.

Утыз Имән авылы халкына белдерүләр җиткерү өчен, урамнарга биш җиргә тавыш көчәйткечләр урнаштырырга планлыйлар, моның өчен ике километрдан артыграк озынлыкта кабель сузылачак. Үткән ел бер зиратны тәртипкә салган булсалар, быел икенчесен ремонтларга, тирәсен яңартырга -  профнастил белән тотып алырга уйлыйлар.

Үзсалым акчаларын уйлап, тиешле урыннарга тотсаң, ел саен, әкренләп байтак эш башкарырга була.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев