Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Узган елда Чирмешән районы бюджетының 72 проценты социаль-мәдәни өлкәгә тотылган

Узган, 2020 елдагы район бюджетының 601 миллион 501 мең сумы, ягъни 72 проценты социаль-мәдәни тармак учреждениеләре өчен тотылган.

Әйтик, барлык чыгымнарның яртысыннан күбрәге – 52,5 проценты – 436 миллион 116 мең сумы – мәгариф өлкәсе өлеше.

Мәдәният өлкәсенә – 90 миллион 304 мең, физик культура һәм спортка – 47 миллион 844 мең, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә 56 миллион 902 мең сум акча тотылган. Район бюджетыннан социаль сәясәт, авылда эшләүче белгечләрне һәм яшь гаиләләрне тораклы итү, мәктәп укучыларын тукландыру һәм социаль юнәлештәге башка чыгымнарга да шактый өлеш чыккан.

Консолидацияле (җыелма) район бюджетының чыгымнар өлеше тулаем 830 миллион 301 мең сум (планда 854 миллион 186 мең сум, ягъни планга карата 97,2 процент) күләмендә тәшкил итә.

Район Советы депутатларының чираттагы дүртенче чакырылыш сигезенче утырышында халык вәкилләре шушы, 2020 елдагы район бюджетының үтәлеше хисабын хупладылар. Район финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин докладында әйтелгәнчә, узган ел бюджеты коронавирус пандемиясенең кыен шартларында да планлаганча үтәлгән. Казна физик затлар кеременә салымнар, салымнар булмаган керемнәр, милек һәм җир салымнары хисабына тулыландырылган. Район бюджетына республикадан 539 миллион 292 мең сум акча кергән, бу консолидацияле бюджет кеременең 65 проценты. Бюджетның 24 процент кереме – нефть компанияләре өлеше.

Доклад буенча фикер алышуларда катнашкан Шешминка авыл җирлеге башлыгы Марс Шәйхетдинов әйтүенчә, 7 миллион сум тирәсе бюджеты булган җирлеккә узган елда торак пунктлардагы суүткәгечләрне яңартуга 38 миллион сум күләмендә республика чыгымнары тотылган. Хәзер бу җирлектә су белән тәэмин итүдә проблемалар юк. Су өчен түләүдә дә нык экономияләргә мөмкинлек арткан.

Районның контроль-хисап палатасы рәисе Рамил Әхмәдуллин чыгышыннан аңлашылганча, алардан район бюджеты үтәлешенә кагылышлы дәгъва юк, бар да законнарга туры килә. Шулай итеп, депутатлар тарафыннан муниципаль районның 2020 ел бюджеты үтәлеше керемнәр буенча 765 миллион 817 мең, чыгымнар буенча 777 миллион 756 мең сум күләмендә, ягъни чыгымнар керемнәрдән 11 миллион 939 мең сумга артыграк күләмдә хупланды.

Район башкарма комитетының Яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге хәзер ике аерым мөстәкыйль бүлек булып эшли: Спорт эшләре бүлеге һәм Яшьләр сәясәте бүлеге. Шуның белән бәйле, депутатлар район Советының муниципаль хезмәт өлкәсенә кагылышлы элек кабул ителгән кайбер карарларына үзгәрешләр кертү өчен дә тавыш бирделәр.

Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополованың узган елда республикада, районда кеше һәм гражданнар хокукларын яклау, “Халык контроле” дәүләт порталы буенча чыгышы тыңланды.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев