Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

ТР Дәүләт Советы депутаты чирмешәнлеләргә кулдан килгәнчә булышырга ышандырды

Районда депутатларның кабул итүләр уздыруы хакында халык район газетасы аша белеп тора. Андый очрашуларга ышанып, зур өметләр баглап баралар. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павловага кабул итүгә ун кеше килде. Быел ул районда гражданнарны өч тапкыр кабул итте, бу матур гадәт киләсе елда да тукталмаячак. Якташларыбызның күпчелеге халык мәнфәгатьләрен...

Районда депутатларның кабул итүләр уздыруы хакында халык район газетасы аша белеп тора. Андый очрашуларга ышанып, зур өметләр баглап баралар. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павловага кабул итүгә ун кеше килде. Быел ул районда гражданнарны өч тапкыр кабул итте, бу матур гадәт киләсе елда да тукталмаячак.


Якташларыбызның күпчелеге халык мәнфәгатьләрен кайгыртып килүе куанычлы. Чирмешәндәге, үзгәртеп корылучы Михаил Архангел храмына куполлар, чаңнар ясату һәм урнаштыру өчен бүген дә материаль ярдәм сорадылар.

-Рәхмәт, изге эш белән йөрисез, мондый гамәлләр, гадәттә, иганәчеләр ярдәме белән эшләнә, -диде Ольга Ивановна. - Башка районнарда да моңа охшаш сорау-лар белән мөрәҗәгать итүчеләр бар. Дин йортларын торгызырга ничек тә мөмкинлек табарга кирәк. Бу эшкә эшмәкәрләребезне, нефтьчеләребезне җәлеп итәргә тырышырбыз.

Инвалидлар җәмгыятендә, аерым бер бүлмәдә, мөмкинлеге чикле кешеләргә тернәкләнү өчен тренажерлар булдырырга телиләр. Спорт белән яхшы таныш депутат бу идеяне хуплады, тик башта, нинди тренажерлар кирәк булачагын раслап, табиблар белән киңәшеп, документлар әзерләргә кирәклеген әйтте.

Кабул итүгә килгән, "Ана Даны" медален, "Хезмәт ветераны" исемен алырга теләүчеләргә дә киңәшләр бирелде, проблеманы чишү юллары күрсәтелде. Торак проблемасы булган якташыбызның мөрәҗәгате дә уңай хәл ителәчәк, аны аренда торагына чиратка куялар. Кыскасы, кабул итүгә килгән һәр гражданинга депутат үз киңәшләрен бирде, кайберләренең мөрәҗәгатьләрен, өйрәнеп, хәл итәргә ышандырды.

Бу көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов та чирмешәнлеләрнең гозерләрен тыңлады. Быел инде ул гражданнарны алтынчы тапкыр кабул итте. Депутат бу юлы туган як тарихы музеена, Ивашкино мәктәбенә, район инвалидлар җәмгыятенә кирәкле җиһазлар алуда булышырга ышандырды. Эш сорап, торак проблемасы белән килүчеләрнең дә гозерләрен тыңлады, киңәшләрен бирде ярдәм булачак, диде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined депутаты чирмешәнлеләргә ышандырды булышырга килгәнчә кулдан Дәүләт советы