Шешминкада су проблемасы юк, ә менә мәктәп ремонт сорый
Советлар һәм тормыш

Шешминкада су проблемасы юк, ә менә мәктәп ремонт сорый

Районның авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланды, ул сентябрь башларына кадәр дәвам итәчәк.

Беренче җыен Шешминкада узды. Анда район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм кайбер оешмалар җитәкчеләре дә катнашты.

Халык быел Шешминкада һәм Андреевкада су линиясен яңартканнары өчен җитәкчеләргә рәхмәтен белдерде, шул ук вакытта мәктәп ремонтын капиталь ремонтлауда, “12 чишмә” су чыганагын, “Чуваш күпере”н төзекләндерүдә ярдәм сорадылар.

фото: архив

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев