Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Сайлау комиссияләре график буенча эшли

Сайлау участокларында тавыш бирү 7дән 20 сәгатькә кадәр барачак. Бу көнне сайлаучы кайбер сәбәпләр аркасында үз участогына килә алмаса, алдан тавыш бирү мөмкинлеге күздә тотыла. -3нән 9 сентябрьгә кадәр район сайлаучылары түбәндәге адрес буенча территориаль сайлау комиссиясендә: Чирмешән авылы, Совет урамы, 32, 3 нче кат, 10 нчы кабинет (администрация бинасы)....

Сайлау участокларында тавыш бирү 7дән 20 сәгатькә кадәр барачак. Бу көнне сайлаучы кайбер сәбәпләр аркасында үз участогына килә алмаса, алдан тавыш бирү мөмкинлеге күздә тотыла.

-3нән 9 сентябрьгә кадәр район сайлаучылары түбәндәге адрес буенча территориаль сайлау комиссиясендә: Чирмешән авылы, Совет урамы, 32, 3 нче кат, 10 нчы кабинет (администрация бинасы). Эш графигы - 3,4,5,8,9 сентябрьдә (эш көннәре) - 16дан 20 сәгатькә, 6,7 сентябрьдә (ял көннәре) - 8дән 16 сәгатькә, 10нан 13 сентябрьгә кадәр участок комиссияләрендә алдан тавыш бирә алачак. Эш графигы - 10,11,12 сентябрьдә - 16дан 20 сәгатькә, 13 сентябрьдә - 8дән 16 сәгатькә кадәр,- ди территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рәмил Әхмәдуллин.
Алдан тавыш бирү өчен сайлау комиссиясенә вакытыннан алда сайларга теләүнең сәбәбен күрсәтеп (чираттагы ял, командировка, уку һәм хезмәт эшчәнлеге режимы, дәүләт һәм иҗтимагыйвазифаларны үтәү, сәламәтлек торышы, башка җитди сәбәпләр)сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X