Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Президент программаларын бергәләп тормышка ашырабыз

"Президент белән бергә!" хәрәкәте Татарстан халкын берләштерде. "Без булдырабыз! Без бергә!" форумына республиканың төрле районнарыннан җыелган 300ләп кеше - 40тан артык иҗтимагый оешма "Президент белән бергә!" иҗтимагый хәрәкәтен төзеде. Хәрәкәтнең төп максаты - татарстанлыларны берләштерү һәм Президент программаларын һәм тәкъдимнәрен тормышка ашыруда булышлык күрсәтү. Бу кыю мөрәҗәгать башта башкала халкының...

"Президент белән бергә!" хәрәкәте Татарстан халкын берләштерде. "Без булдырабыз! Без бергә!" форумына республиканың төрле районнарыннан җыелган 300ләп кеше - 40тан артык иҗтимагый оешма "Президент белән бергә!" иҗтимагый хәрәкәтен төзеде.

Хәрәкәтнең төп максаты - татарстанлыларны берләштерү һәм Президент программаларын һәм тәкъдимнәрен тормышка ашыруда булышлык күрсәтү. Бу кыю мөрәҗәгать башта башкала халкының гына игътибарын үзенә җәлеп итсә, соңрак аңа барлык татарстанлылар да кушылды.
Бу форумда безнең районнан ТР Дәүләт Советы каршындагы яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирек Нуретдинов та катнашты. Ул форумнан яңа идеяләр белән кайт­кан. Әлеге чарада республика җитәкчесе инициативалары буенча зур сөйләшү аңа бик ошаган. Район яшьләре, билгеле, төрле программаларда, активрак катнашырга, берләшеп эшләргә омтыла.
Ирек Наил улы районда яшьләр парламенты рәисе дә.
-Бүген безнең алда парламентка 14-30 яшьлек 30 яшь кеше җыю бурычы куелды. Мон­да һәр авыл җирлегеннән, районда яшьләр сәясәтен формалаштыру һәм тормышка ашыруга өлеш кертерлек, яшьләр проблемалары белән таныш егетләр һәм кызлар сайланачак,- диде "Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Яшь гвардия" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының райондагы бүлеге җитәкчесе Ирек Нуретдинов. - парламентның беренче утырышын апрель ахырында үткәрү планлаштырыла.
80ләп мәктәп укучысын берләштергән "Яшь гвардия" оешмасы төрле юнәлештә күпкырлы эш алып бара. Яшь гвардиячеләр Бөек Ватан сугышы ветераннары янында еш булалар. Алар өлкәннәрнең хәлен генә белеп калмыйча, аларга йорт эшләрендә дә булышалар. Патриотик тәрбия бирү максатында, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә бу юнәлештә тагын да актив эшли башлаганнар.
Өлкәннәребез яшьләрнең игътибарына һәм җылы карашларына да бик канәгать. Алар сә­ла­мәт яшәү рәвешен пропагандалауны да бурыч итеп куйган. Әле күптән түгел ге­нә район үзәгендәге дүрт мәк­тәп укучылары арасында мини-футбол буенча ярыш­лар - дусларча очрашу үткән. Озакламый волейбол буенча бәйге оештырылачак. Авыл җирлекләре яшьләренең футбол уйнау буенча да осталыкларын сынарга җыеналар.
-Яшьләребездә тирә-юнебезгә, табигатькә, табигый байлыкларга мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз, - ди Ирек Наил улы. - Без чирмешәндәге Титов чишмәсен һәм Амур ягындагы Изге чишмәне карап торабыз. Кар эреп бетү белән анда өмә үткәрдек, тирә-якны чистарттык.
Яшь гвардиячеләр үз газеталарын чыгарырга да хыялланалар. Алар "ВКонтакте" челтәрендә үз группаларын булдыр­ганнар. Яшьләр интернет аша аралаша, фикер алыша.
-Татарстанның яшьләр оешмалары инициативасы "Президент белән бергә" гомум республика хәрәкәтенә әверелде. Аның төп максаты - респуб­ликада яшәүчеләрне "стратегия 2030"ны, Президент программаларын һәм инициативаларын тормышка ашыруда катнашуга җәлеп итү, берләшү.
Тулырак "Атна вакыйгалары"нда укыгыз.
Ирек Нуретдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Бердәм Россия Яшь гвардиячеләр