Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Олег Морозов Лашман мәктәбенә интерактив такта бүләк итте

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Лашман мәктәбе укучыларын кыйммәтле җиһаз – интерактив такта бүләк итеп сөендерде.

Дөресрәге, безнең район да кергән округтан сайланган депутат күптән түгел биргән вәгъдәсен үтәде. Баксаң,  август аенда Лашманда халык белән очрашу вакытында мәктәпкә интерактив  такта кирәклеге хакында аңа үтенеч җиткергән булганнар. Һәм менә әлеге гозер үтәлде.  Олег Морозов безнең райондагы бүгенге эшлекле визиты барышында, әүвәл Лашман мәктәбенә кереп, шушы бүләген тапшырды.

-Мәктәбегез бик заманча, нык. Кызларыгызның мәктәп формалары бик ошады,  элеккегечә, ак алъяпкычлары бик килешеп тора үзләренә.  Интерактив такта  - бүләгем белем алудагы мөмкинлекләрегезне арттырсын. Булачак министрлар, директорлар, җитәкчеләр сезнең арадан чыга, - диде балалар алдында чыгыш ясаган депутат.

Бүген Лашман мәктәбендә 160 бала белем ала, аларның 120се Лашманнан булса, калганнары тирә-күрше авыллардан: Әмирдән, Керкәледән, Туймәттән, Кара Чишмәдән, Кармыштан йөреп укыйлар. Мондагы коррекцион классларда укучы балалар да шактый. Мәктәп директоры Наил Нуретдинов әйтүенчә, бүгенге бүләк  - мәктәптә ундүртенче интерактив такта.

Лашманнан соң, Олег Морозов Чирмешәндә район активы белән очрашты. Инде мәгълүм булганча, районда сентябрь аенда РФ Федераль Җыелышы  Дәүләт Думасына өстәмә сайлауларда  Олег Морозов  безнең район сайлаучыларының 87,65 процент тавышын җыйды.

-Сайлаулардан соң сезнең белән тәүге тапкыр очрашуым, Чирмешән районы халкына,  миңа белдергән ышанычыгыз өчен,  бик зур рәхмәт, - дип Олег Викторович үзенең Дәүләт Думасындагы эшчәнлеге белән таныштырды.

Вәгъдәсен үтәгәнлеген белеп, депутатка бу юлы да гозерләрен җиткерүчеләр булды. Район үзәгендәге лицей бинасы ремонтына  финанс ярдәме кирәк, булган акча җитми. Күтәмә, Түбән Кармалка авылларында мәдәният йортлары биналары тузган. Яңа биналар төзү өчен федераль программага кереп булмасмы икән, район үзәк больницасына биохимия кан анализлары ясату өчен җиһазлар аласы иде. Сорадың да - бүген була дигән сүз түгел, әлбәттә. Моңа вакыт кирәк. Олег Морозов бу мәсьәләләрдә булышу җаен табарга тырышачагын әйтте.

Тагын бер мәсьәлә -  коронавирус белән булган вәзгыятькә дә тукталды депутат. Ул үзе Россия препараты белән вакцинацияләнгән.

-Тискәре эффектын сизмәдем, температурам да булмады. Ике тапкыр укол ясаттым, антитәнчекләр барлыкка килде. Үземне яхшы хис итәм. Безгә әлеге чирдән тизрәк арынырга кирәк, - диде Олег Морозов.

фото: автор 

Чирмешән районына РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов килеп китте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев