«Нәтиҗәгә эшлибез!»: 2,7 млрд инвестиция, яңа күперләр һәм тасма артына 48 сәфәр - Чирмешәндәге форум нәтиҗәләре
Район мәдәният йортында «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлекчәсенең «Нәтиҗәгә эшлибез!» хисап-программа форумы булып узды.
Саннар белән дәлиллибез
Форумда төп доклад белән район башлыгы Рамил Айбатов чыгыш ясады.
Хисапның һәр пункты артында - хезмәт һәм федераль, республика һәм җирле бюджетлардан кертелгән миллионлаган сумнар.
- Соңгы елларда Халык программасы кысаларында федераль үзәк һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәмендә без гражданнарыбызны еллар буе борчыган мәсьәләләрне хәл итә алдык, - дип ассызыклады Рамил Тәлгать улы очрашуны ачып.
Юллар яхшыра
2024 елда район үзәгендә Олы Чирмешән елгасы аша күпер ремонтланды. Узган ел «Акъяр-Чирмешән-Шентала» трассасында Сөлчә аша күпер яңартылды, шулай ук Лениногорск-Чирмешән юлындагы Иске Үтәмеш авылындагы күпер реконструкцияләнде.
Узган ел 17 километрдан артык төбәк трассалары һәм 10 километрга якын җирле юллар тәртипкә китерелде. Җәяүлеләр өчен аеруча мөһим нәрсә - авыл урамнарының куркынычсызрак булуы: яңа тротуарлар озынлыгы ике километрга якынлашты.
Су - чыннан да «чиста»
Районда «Чиста су» программасы буенча иске челтәрләрне үзгәртү, башняларны ремонтлау һәм яңа скважиналар бораулау дәвам итә.
- Халыкны су белән тәэмин итү - иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Без модернизацияләүгә йөз тоттык, һәм ел саен 2-3 проблемалы кишәрлекне ябабыз. Төгәл, әмма системалы эшлибез, - диде Рамил Айбатов.
Социалка: ремонт һәм яңа төзелешләр
Узган ел Иске Кади мәктәбендә азык-төлек блогын, 1 нче Чирмешән мәктәбенең спорт залын, Туймәтнең мәдәният йортын, шулай ук Мәшгульлек үзәге һәм өлкәннәр йорт-интернаты биналарында капиталь ремонт үткәрелде.
Медицина да читтә калмады: район хастаханәсе стационарында төзекләндерүнең дүртенче этабын төгәлләделәр, ә бәләкәй балалар өчен заманча сөт кухнясы урнаштырдылар.
Авылларда да тормыш бер урында тормый: Кара Чишмә авылында заманча яңа фельдшер-акушерлык пункты эшли башлады, Түбән Кәминкәдә халыкка хезмәт күрсәтү пункты – яңа кибет барлыкка килде, Бәркәтә һәм Лашман почта бүлекчәләре тиз төзелә торган уңайлы модульләргә күчте. «Авыл территорияләрен төзекләндерү» федераль программасы буенча Иске Үтәмеш авылында парк төзекләндерелде.
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз
Очрашуның иң тәэсирле һәм әһәмиятле өлешләренең берсе безнең сугышчыларга ярдәм итүгә багышланды. Саннар үзләре үк сөйли: 331 тонна гуманитар йөк, 48 сәфәр, 37 миллион сумнан күбрәк ярдәм.
Һәм моны югары дәрәҗәдә бәяләделәр дә: 2025 елда безнең район «Гуманитар ярдәм» номинациясендә икенче тапкыр «Безнең заман геройлары» республика премиясе лауреаты булды.
- Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү - безнең төп бурычларның берсе булды. Якташларыбызның үтенечләре, мөрәҗәгатьләре һәм теләкләре уңай чишелеш таба, - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Федераль дәрәҗәдәге тавыш
Форумда РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин һәм Федераль казначылыкның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов чыгыш ясадылар. Алар билгеләп үткәнчә, 25 ел эчендә Татарстан гаять зур юл үтте, республика индустриальдән югары технологиялегә әверелде, шул ук вакытта идарә итүнең уникаль төбәк моделен саклап калды.
- Чирмешән районы чирек гасыр эчендә аграр территориядән үсеш алган инфраструктуралы, төзекләндерелгән муниципалитетка әверелде: районның тулай продукты 58 млрд сумнан артып китте, ә инвестицияләр күләме 2,7 млрд сумга җитте, - дип ассызыклады Метшин.
Электрон мактау тактасы
Рөстәм Миңнеханов гамәлгә куйган Татарстанның яңа электрон мактау тактасын тәкъдир итү форумның төп максаты булды. Безнең районнан аңа 67 кандидат дәгъва кыла! Исемлектә - 30 елдан артык стажы булган аграрийлар, табиблар, укытучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре.
Исегезгә төшерәбез, Халык программасы 2021 елда старт алды, ил буенча гражданнарның 2,5 миллионнан артык наказын үз эченә алды.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев