Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Мобиль кабул итү пункты Чирмешәнгә килде

“Бердәм Россия” партиясенең мобиль кабул итү пункты безнең районга да килде, бүген ул Чирмешәндә һәм Иске Үтәмештә эшләде.

Мобиль кабул итү экипажы җитәкчесе Владимир Маркин әйтүенчә, проектның төп максаты – киләчәктә социаль-икътисадый проблемаларны хәл итү өчен республика халкыннан теләкләр һәм наказлар җыю.

-Мобиль кабул итү пунктлары, график нигезендә, авылларга да, шәһәрләргә дә чыга. Авыл халкы активрак һәм алар күтәрә торган проблемалар да мөһимрәк, - диде Владимир Сергеевич. - Авыл җирендә яшәүчеләр, нигездә, бер үк проблемаларны әйтәләр: юлсызлык, су белән тәэмин итү, җәмәгать транспорты эшчәнлеге хакында.

Барлык сорау-мөрәҗәгатьләр “Мой депутат” сервисына кертелә һәм теркәлә икән.  Аннан соң халык күтәргән проблемаларны системалы рәвештә хәл итү буенча республика, район җитәкчелегенә тәкъдимнәр кертелә.

Әмир авылында яшәүче күп балалы әни - Айгөл Галимова да “тәгәрмәч өстендәге” кабул итү пунктында борчыган мәсьәләсен белдерде.

-Безнең авылдан  бик күп кеше район үзәгенә йөреп эшли, хәтта балаларны балалар бакчасына, мәктәпкә йөртүчеләр дә бар. Тиздән яңа уку елы башлана, - ди ул. –Ләкин һәр кешедә дә автомобиль юк бит. Ә маршрут автобуслары бөтенләй йөрми диярлек, шул проблеманы хәл итә алмаслармы икән?

Кабул итү пункты районга 29 августта һәм 1 сентябрьдә тагын киләчәк. 29 августта сәгать 9дан  район үзәгендә “Кәрван сарай” сәүдә үзәге мәйданчыгында, сәгать 11дән район мәдәният йорты каршында, 13 сәгатьттә 30 минутта Ульяновкада гражданнарны кабул итәргә җыеналар.

1 сентябрьдә дә халык кабул итү пунктына кабат район үзәгендә шул ук сәгатьләрдә шул ук урыннарда мөрәҗәгать итә ала. Белем көнендә 13 сәгатьтә 30 минутта Лашман халкына да андый мөмкинлек биреләчәк.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев