Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Лашман генплан буенча үсәчәк

Муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш уналтынчы утырышында Лашман авыл җирлегенең генераль планы расланды.

Генпланның заказчысы – муниципаль район башкарма комитеты. Бу документка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Йомгакламасы да бар.

Депутатлар район Советының район территориясендә муниципаль торак контролен гамәлгә ашыру турында 2021 елның 30 сентябрендә кабул ителгән 63 нче һәм муниципаль җир контроле турында Нигезләмәне раслау хакында 64 нче карарларына үзгәрешләр керттеләр.

Кече һәм урта эшмәкәрлеккә бирү өчен каралган районның муниципаль милке (азат, буш милек) исемлеге әлегә расланмады, әлеге мәсьәлә, тикшерелеп, Советның киләсе утырышында кабат каралачак.

Утырыш эшен район башлыгы, район Советы рәисе Фердинат Дәүләтшин алып барды.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X