Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Лашман авыл җирлегендә ришвәткә җирлек тудырмаска тырышалар

Соңгы вакытларда дәүләт, халык акчаларына кул сузучы түрәләрнең эзләренә төшә башладылар. Ришвәт алучылар да очрап тора. Һич кенә дә матур күренеш түгел, бу берәүне дә бизәми: алучыны да, бирүчене дә. Теге биргән, бу бирә, ул алган бит дип, башкалар да ала. Менә шуннан китә инде ул. Авыл җирлекләрендә тере акчалар...

Соңгы вакытларда дәүләт, халык акчаларына кул сузучы түрәләрнең эзләренә төшә башладылар. Ришвәт алучылар да очрап тора. Һич кенә дә матур күренеш түгел, бу берәүне дә бизәми: алучыны да, бирүчене дә. Теге биргән, бу бирә, ул алган бит дип, башкалар да ала. Менә шуннан китә инде ул.

Авыл җирлекләрендә тере акчалар белән эшләмиләр диярлек, барысы да исәп-хисап счетына күчерелә.
-Без үзсалым акчаларының күпме җыелуы, республикадан кайткан ярдәм һәм аларның нинди эшләргә тотылуы турында җыеннарында халыкны даими таныштырып торабыз, - ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов. - Үзсалым түләгән һәр кешегә квитанция бирелә һәм без бу акчаларны үзебезнең исәп-хисап счетына салып куябыз, республика ярдәме дә шул счетка кайта. Безнең авыл җирлеге ишеге алдында, коррупцияне кисәтү максатында, сораулар, тәкъдимнәр, мөрәҗәгатьләр калдыру өчен махсус тартма урнаштырылган, ул инде өч еллап тора, тик бер шикаятьтә тә алган юк. Бу хакта халык арасында да аңлату эшләре алып барабыз, нинди дә булса түрәгә гозер белән барганда "күчтәнәч" бирмәгез, һәркем үз эшен башкара, ул сезне кабул итәргә, кулыннан килгәнен үтәргә тиеш, дибез. Коррупциягә җирлек тудырмаска өндибез.
Лашман авыл җирлеге башлыгы гражданнарны график буенча сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә кабул итә, халык үзләренә җайлы вакытта да килә ала. Инде күп еллардан бирле авыл җирлегендә мөрәҗәгатьләр китабы да алып барыла. Быел гына да авыл җирлеге башлыгына төрле сораулар белән 26 кеше килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined