Күтәмә җирлеге Советы яңартылган бинага кайтачак
Советлар һәм тормыш

Күтәмә җирлеге Советы яңартылган бинага кайтачак

Мәктәп бинасында урнашкан Күтәмә авыл җирлеге Советы бүлмәләрендә капиталь ремонт бара.

ТР Муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе биргән 1 миллион 600 мең сум акчага кабинетларда шактый күп үзгәрешләр булачак. Бу турыда Күтәмә авыл җирлеге башлыгы Самат Хәйруллин хәбәр итте.

-Бүген планлаган эшләрнең яртысы башкарылды, - ди Самат Нуриәхмәт улы. – Стеналарны тигезләп штукатурладылар, идәннәргә плитә җәйделәр, электр тимерчыбыкларны яңарттылар, түшәм өчен каркас әзерләделәр. Көннәр җылыткач, тәрәзәләрне, ишекләрне алмаштырачаклар. Төзелеш эшләрен апрель азагына тулысынча төгәлләргә ниятлибез.

фото: архив 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев