Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Кечечегодайлылар чиста суга тилмерә

40 йортлы Кече Чегодай авылы халкы эчә торган суны элек-электән Сабантуй чишмәсеннән дә ала. Кызганыч, хәзер монда зур трасса аша чыгып йөрү кыенлашкан. Барлык халык исеменнән, бу проблеманы хәл итүне сорап, Николай һәм Олег Маркеловлар ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салиховка кабул итүгә килгәннәр. - Элегрәк су, юл проблемасы белән...

40 йортлы Кече Чегодай авылы халкы эчә торган суны элек-электән Сабантуй чишмәсеннән дә ала. Кызганыч, хәзер монда зур трасса аша чыгып йөрү кыенлашкан. Барлык халык исеменнән, бу проблеманы хәл итүне сорап, Николай һәм Олег Маркеловлар ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салиховка кабул итүгә килгәннәр.


- Элегрәк су, юл проблемасы белән мөрәҗәгать итүчеләр күбрәк иде. Хәзер күпчелек авылларда бу мәсьлә унай чишелгән. Кечечегодайлыларны да сулы итүдә булышырбыз, - ди депутат. - Авыл халкы мәнфәгатьләрен кайгыртып килүчеләр булу яхшы, тик аларның кайберләрен урындагы җитәкчеләр белән дә хәл итеп буладыр.

Лашман авылыннан Роберт Шакирҗанов элеккеге радиоузелны торгызуда ярдәм сорый, аны авылда юл билгеләре җитмәү дә борчый.

Еллар буена хезмәт хакы алмаган кешеләр дә мөрәҗәгать итте депутатка.

Югары Чегодайдан Хәтимә Җиһаншинаның Илгиз Салиховка беренче генә килүе түгел. Ул әтиләре Бөек Ватан сугышы ветераны - Габделхак Җиһаншинның торак шартларын яхшыртуны сорый. Депутат бу мәсьәләне тагын бер кат тикшерергә вәгъдә бирде.

График буенча, чираттагы кабул итү июньдә булачак.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Советлар һәм тормыш