Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Кайбер чирмешәнлеләр үзсалымны түләргә ашыкмый

Әмма түләргә кирәк, юкса, закон нигезендә, җаваплылыкка  тартачаклар.

Әлегә Чирмешән  авыл  җирлегендә  үзсалым (һәр кешедән  1000 сум күләмендә,  кайбер категория гражданнар  аннан азат  ителә)  тиешленең  30 проценты күләмендә  җыелган. Эшне оешмалар, предприятиеләр,  учреждениеләр  җитәкчеләре аша җайга салмакчылар, аларга  үз хезмәткәрләренең һәм аларның гаилә әгъзаларының үзсалым түләү-түләмәвен контрольга  алырга, аңлату эшләре үткәрергә кушылды.

Тулаем район буенча 2019 ел өчен үзсалым тиешленең 50 проценты күләмендә  җыелган. Бу өлкәдә Кармыш, Түбән Кәминкә, Югары Кәминкә, Ульяновка, Яңа Элмәле авыл җирлекләре актив эшли (җыелган сумма  тиешленең 100-83 проценты кадәр үк).

Мордва Афонькәсе, Иске Котыш, Иске Кади, Яңа Кади җирлекләрендә  күрсәткечләр  исә бик түбән әле.

Исегезгә төшерәбез: районда җыелган үзсалымга республикадан, бергә дүрт нисбәтендә, өстәмә акча бүленә, әлеге средстволар референдумга чыгарылган конкрет эшләргә тотыла. 

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X