Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Кармышлылар серле Ташказанга юл күрсәтәчәк

Кармыш авылында үткән халык җыенында киләсе елда җыелачак үзсалым акчаларының бер өлешен тарихи, кызыклы урынга – Ташказанга юл күрсәткечләре урнаштыру өчен дә тотарга тәкъдим иткәннәр.

Кармыш һәм Яшәүче авыллары арасындагы бер иңкүлектә түгәрәк, зур, серле йомры ташлар ятуы хакында язганыбыз бар инде. Аларны, имеш, динозавр йомыркалары дигән фаразлаучылар да булды хәтта. Шушы ташларны барып карарга теләүчеләр күп икән. Тик читтән килүчеләр анда юл таба алмыйча аптырап калалар. Шунлыктан Кармышта үткән авыл җыенында халык ташказаннарга юл күрсәткечләре куярга тәкъдим иткән. Әлеге билгеләрне ясату өчен үзсалым акчаларының бер өлешен тотарга килешкәннәр.

Гомумән, кармышлылар киләсе ел өчен үзсалымны җан башыннан 500 сумнан җыячаклар. Моңа акчаны, бергә дүрт исәбеннән, республика да кушкач, саллы гына сумма килеп чыга.

-Урам юлларын, яктырткычларны тәртиптә тотудан тыш, киләсе елда халык акчаларына  Кармыштан Яшәүчегә чыгып китү уңаендагы “Ерак кизләү” чишмәсе янында автомашиналар туктарлык мәйданчык ясарга ниятлибез. Урам исемнәре күрсәткечләрен яңартачакбыз. Яңа ФАП бинасы янында парк та ясарга исәп, махсус программага керү өчен проект-смета язуларын эшләп кую зарур. Ташказанга юл күрсәткечләре хакында әйттек инде. Безнең ике авылдагы шәхси хуҗалыкларда 175 баш сыер асрала. Көтүгә үгез дә кирәк, ди халык. Яшәүчелеләр акчаларын үз кирәк-яракларына тотачаклар, - ди Кармыш авыл җирлеге башлыгы Илдар Фәтхетдинов.

Районыбызның башка авылларында да халык киләсе елга күмәк эшләр планлый. Торак пунктларда җыеннар үткәреп, җыеласы үзсалым акчаларының күләмен, эш төрен килешәләр.

Әйтик, Күтәмәдә 2022 елда үзсалымны кеше башыннан 600 сумнан җыярга сүз куешканнар. Анда авыл җирлеге тракторы өчен тагылма җиһазлар, арба кирәк икән. Авыл урамнарына федераль акчаларга тротуарлар ясату мөмкинлеге дә бар. Әмма ул программага керү өчен проект-смета язулары әзерләргә кирәк. Авыл җирлеге башлыгы Самат Хәйруллин әйтүенчә, үзсалым акчаларының бер өлешен шуңа тотмакчылар.

-Узып баручы елның үзсалым акчаларына,  200 мең сумга авыл мәктәбе территориясенең алдын тотарга матур,  3Д коймалар алдык. Аларны урнаштырасы бар, - ди Самат Нуриәхмәт улы.

Түбән Кәминкәдә үзсалым акчаларына авыл уртасындагы чишмәне һәм Кара Чишмәдәге “Кизләү”не дә төзекләндермәкчеләр. Халык күмәк эшләргә җан башыннан 500 сумнан җыелышырга килешкән.

Иске Котышта юллар, урам яктырткычларын карап торудан кала, халык акчасына авылдагы яңа зират тирәсен тотып алу эшләрен дәвам итмәкчеләр.

-Аның капкасын урнаштырдык инде. Авыл урамнарын төзекләндерү эшләре өчен проект-смета язулары да ясатасы бар, - ди җирлек башлыгы  Александр Митякин.

Иске Үтәмеш авыл җирлегендәге Иске Сережкино авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәлне яңартмакчылар. Югары Чегодай халкы балалар уен мәйданчыгы сораган. Иске Үтәмеш авыл җирлегендә үзсалымны кеше башыннан 500 сум күләмендә җыячаклар.

Утыз Имәндә авыл эчендәге урам юллары – проблема. Үзсалым акчасына шуларны рәтлисе бар. Җирлек тракторына арба да кирәк.

Туймәтлеләр дә киләсе елда юллар белән “көрәшәчәк”. Узган елда халык акчасына Мәктәп урамы юлын ремонтлап юл билгеләре куйганнар иде. Мәетләр йөртү өчен җиңел автомашина прицебы алдылар, дөнья булгач, анысы да кирәк. Бигрәк тә бүгенге вәзгыять шартларында.

Әлеге мәктәп укучылары киләчәктә тротуардан да йөрер. Мәктәп урамына федераль программа кысаларында тротуар ясату өчен проект-смета документларын үзсалым акчаларына эшләтмәкчеләр.

Иске Кадида да халыктан җыелган акчаларның бер өлешен юлларны рәтләп тору өчен тотачаклар.

-Халык шушы өмәләрдә үзе катнаша. Дөрес, тискәреләнеп үзсалымны түләмәүчеләр дә бар, мескеннәр түгел, хәлле кешеләр. Югыйсә, аны түләүче дә, түләмәүче дә бер сукмактан, шул юлдан йөри, -ди Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Нәкыйп Мөктәсимов.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев