Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Иске Сережкинода кеше башыннан 2500 сум үзсалым җыйганнар

Иске Сережкино авылында кеше башыннан 2500 сум акча җыярга килешкәннәр, моның үзенә бер сәбәбе бар, авылда Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә яңа һәйкәл төзергә планлыйлар.

-Халык һәйкәл бастыру инициативасы белән чыккач, аны үзсалым акчасына ясау мөмкинлеген барлыгын җиткердек, алардан җыелган сумма дәүләт ярдәме белән дүрт тапкыр артачагын аңлаттык. Моңа ризалаштылар, җыелган 125 мең сум акчаны банктагы исәп-хисап счетына салып куйдык. - диде Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов. -  Искесережкинолыларның үзсалым акчаларының күп өлеше һәйкәл төзелешенә тотылачак. Аксубайга барып, безгә ошый торган һәйкәлне карап кайттык, подрядчы оешма да таптык. Эшне җәй башларга, быел төгәлләргә телибез.

Иске Үтәмеш, Урманасты Үтәмеш һәм Югары Чегодайда үзсалым бер кешедән 500 сум күләмендә җыела. Искеүтәмешлеләр акчаларны урам юлларын һәм яктырткычларны карап тотуга, су башняларын тәртипкә китерүгә кулланырга килешкәннәр. Дәүләт программаларына кереп, Югары Чегодайда балалар уен мәйданчыгы ясарга, Иске Үтәмештәге Сабан туе уздырыла торган урынны ремонтларга планлыйлар. Үзсалым акчаларының бер өлешен бу эшләргә проект-смета документлары ясауга тотмакчылар.

Югары Кәминкә авыл җирлегенә керүче авыллар халкы да быел зуррак сумма җыеп, күбрәк эш башкарырга ниятли. Алар кеше башыннан 1500 сум үзсалым тапшырып, счетка салып куйганнар да. 1 апрельгә кадәр җыелган акчага елның икенче яртысында, бергә дүрт исәбеннән, дәүләт ярдәме киләчәк.

-Бу акчаларның күбрәк өлешен су чыганакларын, басма, күперләрне тәртипкә китерүгә, ремонтлауга, су буйларында тәртипсез үскән агачларны кисүгә, зиратларны чистартуга тотарга уйлыйбыз, - диде Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Мингали Минһаҗев. – Керкәле авылындагы “Керкәле” һәм Югары Кәминкәдәге “Таллы” чишмәләре тирәсе төзекләндереләчәк. Чишмәләрнең павильоннары, тротуарлар ясалачак, су агып чыгу урыннарын ләмнән чистартып, тирәнәйтү дә планлаштырыла.

Райондагы 14171 кешенең 24 проценты (3469 кеше) үзсалым түләүдән азат ителә. 2022 елда 10702 кешедән 6 миллион сумга якын үзсалым акчасы җыелырга тиеш. Февральнең беренче атнасы азагына алынган мәгълүматлар буенча аның 36 проценты (2 миллион 167 мең 200 сум) тупланган.

-Югары Кәминкә, Яңа Кади авыл җирлекләрендә һәм Иске Үтәмеш авыл җирлегенең Иске Сережкино авылында бу эш инде төгәлләнгән, - ди районның финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин. – Кызганыч, ун авыл җирлегенең күрсәткече уртача район күрсәткеченнән дә түбәнрәк әле. Чирмешән авыл җирлегендә тиешле үзсалым акчаларының нибары ике проценты гына кассага кергән.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев