Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Иске Котышта авылга бара торган төп юлны төзекләндерәчәкләр

Бүген Иске Котыш җирлеге башлыгы Александр Митякинны яхшы хәбәр белән сөендерделәр – ниһаять, зур трассадан авылга, үзәккә, мәктәп янына кадәр алып керүче юл дәүләт юл балансына күчерелә.

Болай булса, әлегә кадәр җирлек  балансында торган, нык ватылып, искекотышлыларның теңкәсенә тигән 980 метр арада юл капиталь ремонтланачак. Бу эш 2023 ел планына кертелү алдында.

-Авыл эчендә дә юлларны норматив хәлгә китерәсе бар, - ди Александр Константинович.

Су челтәрләрен үзгәртеп кору, яңарту буенча проблема да артка чигенер. Моңа кирәкле проект-смета документлары әзер, экспертиза узган. Республикадан акча да бирсәләр, моңа шик юк, Иске Котыштагы биш урамда биш километр арада суүткәргеч линия сузылыр. Чиста, тәмле сулы хәзерге скважина янында яңа башня да бастырылырга тиеш.

Хәер, авылда чиста су белән тәэмин итүдән зарланмыйлар. Җәйге сезонда гына, суны куллану сизелерлек арту, аның җитмәве аркасында, зарлар ишетелгәли.

Гомумән, искекотышлылар тормыш шартларыннан зарланмый. Кибетләр гел ачык, мәктәп һәм мәдәният йорты биналары капиталь ремонтланган, инде модульле яңа табиблык амбулаториясе төземәкчеләр.

-Алда әйтелгәнчә, якындагы елларда иң әүвәл юлларыбызны шомартасы иде, - ди җирлек башлыгы. –Яшьләрнең читкә китүе нык борчый, үзебездә барына да даими эш юк бит. Ярый әле инвестор килде – “Тепсуркаев В.Ә.” җәмгыяте ташландыкка әйләнгән кырларыбызны денгә кертте, байтак кешене эшле итте. Пайчылар белән мөнәсәбәтләре яхшы.

Җирлектә тугыз кече ферма бар икән. Күбесе савым сыерлары асрый. Әйтик, бертуган Митякиннар егермеләп баш мөгезле эре терлек тоталар, продукция җитештерәләр.

Александр Митякин үзе дә мал җанлы кеше. Гомер-гомергә ике, өч баш сыер асраганнар, ә бүген биш баш ук. Бозаулар да көрәйтәләр.

-Мал булгач, иртәнге сәгать биштә үк торыла, - ди җирлек башлыгы. -Ераграк юлга чыгарга булса, сәгать өчтә дә уянабыз. Кече ферма төзегәндә дәүләттән бирелгән субсидия бик ярады.

 

-Мин туган авылдан читкә китеп йөрмәдем. Табигатебез бик матур, халык яхшы, бар да якын, - ди Александр Константинович. -Бер елны безгә район җитәкчесе килде дә, авыл тирәсен карап үтәргә чакырды. Әллә кайларда булдык, кунакка һәр участок буенча, гектарын да әйтеп, мәгълүмат җиткерәм. “Кайдан төгәл беләсең боларны?”, - ди глава. “Белмәскә, мин бит гомер буе шунда”, - дидем.

Әйе, аңа бар да таныш. Армиядән кайтуга колхозга эшкә урнашкан, төптән күтәрелгән, тәҗрибә туплаган җитәкче. Учетчик та була, дистә елга якын комбайн, трактор йөртә, ферма мөдире итеп билгеләнә, биш ел чамасы авылдагы күмәк хуҗалыкны җитәкли.

Шушы көннәрдә Иске Котыш авыл җирлегендә җыен узды. Барысы турында да уртага салып сөйләштеләр.

-Бу чара алдыннан, яшермим, нык дулкынландым, рәтләп йоклый да алмадым, - ди Александр Митякин. -Еллык эш хакында отчет тотасы, күпме кеше алдына чыгасы бит. Әлегә чишелеш көтүче мәсьәләләр бар.

Шөкер, җыен матур узды, сораулар күп булмады. Димәк, үткән ел дәвамында башкарылган эшнең нәтиҗәсе күренә.

2021 елда Иске Котыш җирлегендә үзсалым акчаларына урамнар юллары кардан чистартылган, үләннәр чабылган, урам яктырту челтәрләре хезмәтләндерелгән. Аның бит тракторчысына да түлисе, ягулык, запас частьләр дә сатып аласы бар. Авыл янындагы яңа зиратка капка куйганнар, өлешчә тирә-ягын тотканнар.

Анда да кешеләр яши, 7 генә йортлы, 20 кеше теркәлгән Красная Полянаны да күз уңында тотарга кирәк, бер кеше калмаган Яңа Котыш та җирлек Советы  җаваплылыгында.

Быел халык җыенында үзешчән артистларга зур хәрмәт күрсәттеләр – сәхнәгә чакырып бүләкләр тапшырдылар. Алар моңа лаек, бәйрәм, берәр чара булсынмы, авылдашларының күңелләрен күрәләр, районда да еш баралар, авылның абруен күтәрәләр. Төп эшләре дә бар бит әле. Александр Константинович аларның да хезмәтен югары бәяли.

Былтыр Иске Котышта, килде шундый замана, хәтта ял паркы ясый башлаганнар. Авыл уртасында, буш урында планировка ясаганнар, шактый күләмдә брусчатка җәйгәннәр. Монда әле эскәмияләр, яктырткычлар куелачак, агачлар утыртачаклар. Парк федераль программа буенча ясала, моңа 3 миллион сум чамасы акча тотылачак. Дөрес, проект ясауга 100 мең сум үзсалым акчасы кулланганнар, тагын 40 мең сум башкарма комитеттан бирелгән.

Торак төзелешен җанландырасы бар. Шөкер, быел үз эшләрен алып баручы бертуган Митякиннар яңа өй төзи башларга җыеналар. Документлары әзер, байтак төзелеш материалы да кайтарганнар.

Җирлек башлыгы Александр Митякин белән сөйләшкән мәлдә генә дә аңа 5-6 кеше телефоннан шалтыратты. Һәр мөрәҗәгатьне тыңлыйсы, хәл итәсе. Әнә бер авылдашлары вафат булган, иртәгә кадәр зират тирәсен, юлны яхшылап чистартуны сорадылар. Үзләренең тракторы белән җиңдерәлмәгәч, урам юлларын киңәйтергә нефтьчеләрдән куәтлерәк техника сораганнар. Аны каршылыйсы, эшне оештырып җибәрәсе. Бар да эш, бар да көнендә, ашыгыч хәл итүне сорый.

Һаман “аннарыга” кала дип, бүген Александр Митякин авылда иң өлкәннәрнең берсе – ветеран терлекче Александра Никифорованың да хәлен белеп чыкты.

-Рәхмәт кенә яусын, гел хәлемне белеп, булышып тора, - ди ялгыз яшәүче 87 яшьлек Александра Павловна. - Бер мөрәҗәгатемне дә игътибарсыз калдырмый. Коймаларым искергәч, үзләре материал табып, аларның бер өлешен яңарттылар. Газ килү начарайгач та, бик тиз килеп, проблемадан коткардылар. Җирлек Советына, Сашага саулык кына телим. 

 

-Александр Константинович – сабыр, ипле, тәҗрибәле җитәкче, аның белән эшләве рәхәт, - ди башкарма комитетта үзе дә 8 ел хезмәт куючы бухгалтер Елена Шохина.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары булмагач, авыл җирлеге башлыгы һәм бухгалтер хокукый-норматив һәм башкарма документларны бергәләп әзерлиләр. Ул күп вакытны ала.

-Кайвакыт эш ноутбугымны да өйгә алам, аны кич, төнге тугызларда кабызып, документлар белән эшлим, - ди Митякин. -Җирлекләрдә кадрлар җитешмәү безнең генә проблема түгел. Бүгенге таләпләргә җавап бирүче, тәҗрибәле, интернетны, заманча технологияләрне, эш алымнарын яхшы белүче хезмәткәр табу бик кыен. Җаваплылыгы зур шул.

Иске Котыш җирлеге башлыгы, белгечлеге буенча агроном, авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган якташыбыз Александр Константинович Митякинның эш көне менә шулайрак үтә. Ул туган авылы халкына хезмәт итә, аларның мәшәкатьләре белән яши. Шөкер, ике ул үстергәннәр, хатыны, инде лаеклы ялдагы Нина Николаевна белән 31 ел тату яшиләр.

-Әйдәгез, чәйгә керик! - диде Александр Константинович, әңгәмәбез ахырында.

Юк, аннары озакка китә, вакыт уза, комачауламыйм, җирлек башлыгының кичкә кадәр хәл итәсе мәсьәләләре бик күп...

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев