Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Иске Кадида Яңа урам юлы шомарачак

Районның авыл җирлекләрендә киләсе елда үзсалым акчалары җыю мәсьәләсе буенча халык җыеннары узды. Һәр җирлектә, әлеге чарада үзсалымның күләме билгеләнде һәм моңа башкарылачак конкрет эшләр килештерелде. Билгеле, быел башкарылган эшләр турында отчет та бирелде.

Иске Котыш авыл җирлегендә киләсе елда да бер кешедән 500 сум күләмендә үзсалым акчасы җыярга килешкәннәр.

-Иске Котыш авылында яңа зират өчен бүленгән бер гектарга якын мәйдандагы участокны койма белән тотып алу тәкъдимен халык бертавыштан кабул итте, - ди Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин. - Шулай ук бу акчалар урам яктырткычларын карап торуга һәм авыл урамнарын кышын кардан, җәен чүп үләннәреннән арындыруга да тотылачак.

Искекотышлылар быел да планлаган сумманың 90 проценты күләмендә үзсалым җыйганнар. Республика ярдәме белән 500 мең сумнан күбрәк акча тупланган. Әлеге сумманың 100 мең сумын авылның үзәгендә, чиркәү янында төзеләчәк ял паркының документ эшләрен башкарып чыгуга тотарга килешкәннәр. Әлегә акчаларның бер өлеше генә кулланылган – ызанлау эшләре башкарылган. Үзсалым акчалары суүткәргеч проектына экспертиза үткәрүгә дә тотылган. Средстволар урам яктырткычларын һәм урам юлларнын карап торуга да киткән.

Лашманлылар 2021 елда үзсалым акчасына Әмир авылының - “Тансык”, Лашманның “Калай” чишмәләрен ремонтларга ниятлиләр. Лашман авылында төзеләчәк ял зонасының проект-смета документлары да халык акчасына эшләнәчәк. Халык җыенында авыл урамнары юлларының чокырларын томалау, юл билгеләре урнаштыру һәм ике авыл зиратына да чүп контейнерлары куюга бик телән ризалаштылар. Билгеле, урам яктырткычларын һәм юлларны карап тотуга да тотылачак акчаларның бер өлеше. Бу эшләрне башкару өчен кеше башыннан 400 сум үзсалым җыярга килешкәннәр.

Үзсалым акчасына быел башкарырга планлаган эшләр үтәлгән. Лашман һәм Әмир авылларында балалар мәйданчыклары урнаштырылган. Ике авылның зиратында да чистарту эшләре уздырылган, коймалары буялган, юллар ремонтланган.

Иске Кади авыл җирлегендә яшәүчеләр халык җыенында 2021 ел өчен үзсалымны 500 сум күләмендә калдырырга ризалашканнар.

-2020 елга планлаштырган эшләрне тулысынча башкардык, халыктан җыелган 220 мең 500 сум үзсалым акчалары янына республикадан бирелгәнен дә кушкач, ул бер миллион сумнан күбрәк булды, - диде Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Нәкыйп Мөктәсимов. - Халык акчасына, чиратлап, авыл урамнары юлларын ремонтлыйбыз, су башняларын тәртипкә китерәбез, буйыйбыз.

Авыл җирлегенең үзенең янгын сүндерү машинасы да бар. Аны үзсалым акчасына ремонтлаганнар, гаражын да тәртипкә китергәннәр. 2021 ел үзсалым акчасының берникадәре аны карап торуга да бүленәчәк. Быел Иске Кади авылының Тукай урамы юлындагы чокырларны ямаган булсалар, киләсе елда бу эш Яңа урамда башкарылачак. 2021 елда Якты Тау авылында су башнясын буяу, тирә-юнен тәртипкә китерү планга кертелгән. Быел Тукай поселогы су башнясы матурланган. Тукай һәм Иске Кади авылларында яз көне буалар буыла. Халык акчасына, киләсе елда да, урам яктырткычлары һәм электр җиһазлары яңартылачак, авыл җирлеге тракторы ярдәмендә урам юллары тәртипкә китереләчәк.

Туймәт авыл җирлегендә күпләп халык җыелуны булдырмау максатында, халык җыены өч этапта узган - мәктәптә, мәдәният йортында һәм мәчеттә очрашканнар.

Авылдашлар, быел да, кеше башыннан 500әр сум үзсалым җыярга килешкәннәр. Бу акчаларга җиңел автомобильгә прицеп-арба алырга, авыл урамнары юлларындагы чокырларны тигезләүгә, авыл җирлеге тракторын карап торуга, кышын урамнарны кардан чистартуга, чүп үләннәрен чабуга һәм урам яктырткычларны төзәтүгә, яңартуга тотарга планлыйлар.

2020 елда республикадан да бирелгән ярдәм белән 700 мең сумнан артыграк үзсалым акчасы җыелган. Туймәтлеләр мәктәп янындарак, укучыларга мәктәп автобусын, халыкка маршрут автобусын көтеп торганда ышыклану өчен павильон урнаштырганнар. Мәктәп урамында юлны шомартканнар, авылның бер су башнясын буяганнар. Бу акчаларга урам яктырткычлары ремонтланган, трактор ярдәмендә юлларда тәртип булдырылган. Планлаган барлык эшләрне дә башкарып чыкканнар.

фото:архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев