Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Фәрит Мәхәммәтшин: “Чирмешән районы лидерлыкта булырга тиеш”

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район Советының алтынчы, отчет утырышында шулай диде, депутатларны, халыкны да активлыкка өндәде.

Парламент җитәкчесе утырышка кадәр “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятенең ындыр табагына кереп чыкты. Соңгы елларда орлыкчылык белән актив шөгыльләнә бу хуҗалык, узган елда бу өлкәдә республикада беренче булды. Элек орлыкларын Мәскәүгә кадәр алып китсәләр, хәзер күбрәк үзебезнең район инвесторлары, крестьян-фермер хуҗалыклары еш мөрәҗәгать итә икән. Хуҗалык язгы кыр эшләренә 550 тонна, ягъни бер гектарга, тәэсир итүче матдәдә, 42 килограмм минераль ашлама запасы тупланган. Былтыр үзгәртеп кору, ремонт, төзелеш эшләренә үзләре эшләп алган 25 миллион сум акча тотканнар.

Фәрит Хәйрулла улы утырыш барышында бу җәмгыятьнең эшен башкаларга үрнәк итеп сөйләде: “Яхшы орлыктан яхшы уңыш җыела”, - диде.

Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, былтыр районда 7 мең квадрат метр торак төзелгән, бу зур күрсәткеч түгел. Республика буенча карасаң, бездә уртача хезмәт хакы күләме түбәнрәк, балалар туу күрсәткече дә мактанырлык түгел, халык картая. Промышленность мәйданчыгы булдыру кирәк. Ваклап сату буенча эшчәнлек бер дә бизәми. Элек нинди үткен чирмешәнлеләр бу өлкәдә 43 нче урынга төште.

Фәрит Хәйрулла улы Чирмешәндәге балалар  тудыру йортын ачу мәсьәләсенә дә үз фикерен белдерде. “Районда балалар тудыру йорты булырга тиеш, - диде ул. – Бу мәсьәләне, һичшиксез, өйрәнербез”.

Утырышта Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы, депутат Гөлфәния Гайнанова, “ЧИРМЕШӘНАГРО“ җәмгыяте генераль директоры Илшат Гозәеров, ТР Дәүләт Советы депутаты, КПРФның Татарстан төбәк бүлекчәсе беренче секретаре Хафиз Миргалимов та чыгыш ясадылар.

Дәүләт Советы Рәисе район мәдәният йортында Татарстан халыклары Ассамблеясенең райондагы вәкиллеген ачу тантанасында катнашты, район мәдәният йорты фойесында оештырылган күргәзмәне дә карады.

Муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин утырышта катнашучыларны 2020 елда районны социаль-икътисади үстерүнең  төп йомгаклары һәм 2021 елга планнар белән таныштырды.

2020 елда, докладчы әйтүенчә, район территориясендә 3,8 миллион тонна нефть суыртылган, ягъни 2019 елдагыга карата 107 процент дәрәҗәсендә. Софьевка карьеры 11,2 миллион сумлык төрле фракциядәге вак таш җитештергән. “ЧИРМЕШӘНАГРОХИМ” җәмгыяте 80 мең тонна известь оны җитештереп, районда тулаем 19,6 миллион сум бәядә ачы туфраклы җирләрне известьлаган.

-Соңгы 6 елда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү 5 тапкыр артты, 380 миллион сумнан 1,8 миллиард сумга җитте, - диде Фердинат Дәүләтшин. -Бу, барыннан да бигрәк, районда уңышлы эшчәнлек алып баручы “БИО АГРО”, “Әккәрәй”, “ИльХан”, “Тепсуркаев В.Ә.” җәмгыятьләре кебек инвесторлар килү белән бәйле. “ЧИРМЕШӘНАГРО” һәм “Сөлчә” җәмгыятьләре дә үз хуҗалыкларын үстерәләр. Терлекчелекне үстерүдә районның уңышлары тыйнаграк әле, әмма алдагы чорга зур эш башкарылды. “Әккәрәй” җәмгыятендә 800 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән 5 абзар ремонтланды. “ИльХан” җәмгыятендә 500 баш сыерга икенче корпус төзелеп бетте. 2021 елда әлеге ике хуҗалык 800 баш тана алырга планлый, бүген моның өчен кредит оформить итү буенча эш бара.

Соңгы елларда республикада шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә зур игътибар бирелә. Бер безнең районда гына да сөт юнәлешендәге 130 кече һәм микро фермалар төзелешенә төбәк программасы кысаларында республика бюджетыннан 25,9 миллион сум акча бирелде. Соңгы 5 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга район тарафыннан 35 миллион сумлык ярдәм күрсәтелде.

Докладта искә алынганча, 2020 елда республика программалары исәбенә районда барысы 650 миллион сум бәягә социаль объектлар, күпфатирлы йортлар һәм юллар челтәрләре төзелгән һәм капиталь ремонтланган. Бәркәтәдә һәм Светлогорскида яңа мәдәният йортлары ачылды, Түбән Кәминкәдә – врачлык амбулаториясе, Югары Кәминкә җирлегендә ФАП, Ивашкинода авыл җирлеге өчен административ бина төзелде, Чирмешәндә “Ландыш” балалар бакчасы, Иске Котышта мәдәният йорты капиталь ремонтланды.

Район җитәкчесе кече һәм урта эшкуарлык, товар җитештерү, сәүдә, үзмәшгульлек, милли проектлар үтәлеше һәм башкалар турында да сөйләде, күрсәткечләрне анализлады.

Чирмешән районы 2020 ел нәтиҗәләре буенча республика районнары рейтингында  унынчы урында (2019 да унберенче иде). Татарстанның икътисад министрлыгы бу рейтингка төрле күрсәткечләрне бәяли: төп капиталга инвестицияләр, торак төзелеше, салымнар кереме, үзпродукция җитештерү, авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай җыемы күләме, эшсезлек дәрәҗәсе һәм башкалар исәпкә алына.

“Ландыш”ка кунаклар килде

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин районга эш сәфәрен ремонттан соң ачылган “Ландыш” балалар бакчасыннан башлады, аны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин озатып йөрде. Мөхәммәтшин монда эшләүче коллектив белән очрашты, балаларны тәрбияләү процессы, эш шартлары белән танышты.

90 балага исәпләнгән  бина Чирмешәннең Амур ягында яшәүчеләр өчен бик уңайлы, монда урыннар кытлыгы юк. Әлеге бакчага 70 бала йөри икән.

“Ландыш” бинасын капиталь ремонтлауга республика бюджетыннан 16 миллион 643 мең сум акча тотылган. Төзүчеләр 2008 елда ачылган бинада ишек һәм тәрәзәләрне, сантехниканы алыштырганнар, стенага плитә ябыштырганнар. Электромонтаж эшләренә дә кул тигән, янгын сигнализациясе һәм видеокүзәтү  җиһазлары яңарган. Тышкы якта отмостка ясап, брусчатка җәйгәннәр. Байтак яңа мебель, җиһазлар кайтарылган.

Парламент җитәкчесе бакчадагы кабинетларны бик ошатты, татар милли ризыкларын татып карады. “Әкияттәге кебек, бик шәп, якты, җылы”, - диде кунак.

фото: Кадрия Гамирова, Марат Гомәров

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин - Чирмешәннең "Ландыш" балалар бакчасында һәм "ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыятендә (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Чирмешән район Советының отчет утырышы узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев