Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Фердинат Дәүләтшин кабат Чирмешән районы башлыгы итеп сайланды

Район башкарма комитеты җитәкчесе исә соңрак балгеләнәчәк.

Район Советының дүртенче чакырылыш беренче-оештыру утырышында Фердинат Мидхәт улы Дәүләтшинны кабат муниципаль район башлыгы һәм район Советы рәисе итеп сайладылар.

Сайлау яшерен тавыш бирү юлы белән үтте, әлеге кандидатура буенча каршылар берничәү генә иде.

-Ул район белән уңышлы җитәкчелек итә, - диде федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов,  ТР Президенты исеменнән Фердинат Дәүләтшин кандидатурасын район башлыгы вазыйфасына тәкъдим итеп. -Алда язылганча, депутатлар кабат Фердинат Дәүләтшинга ышаныч белдерделәр.

 

-Бу көн минем өчен бик җаваплы, - диде Фердинат Дәүләтшин. -Халык мәнфәгатьләрендә күп эшләнде, әмма әле хәл ителмәгән мәсьәләләр дә бар. Төрле программаларда катнашу мөһим. Ышанычыгызга рәхмәт, аны аклау өчен барысын да эшләрмен.

Район башлыгы авыл хуҗалыгын, кече бизнесны үстерү кирәклеге хакында да әйтте.

Утырыш эшен, район башлыгы сайланганчы, Чирмешән авыл җирлеге һәм район Советы депутаты Минсәгыйть Шакиров ачып җибәрде һәм алып барды.

Шул ук утырышта Габдрәшит Мөдәрис улы Җамалтдинов кабат муниципаль район башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары да итеп сайланды.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Совет тарафыннан соңрак билгеләнәчәк. Әлегә бу вазыйфаны биләүгә конкурс игълан иттеләр. Документларны 28 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр алалар ( бу хакта карар газетаның бүгенге санында, 2 нче биттә басыла).

Утырышта муниципаль район Советының даими комиссияләре составын да расладылар

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев