Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Депутатның статусы үзгәрә

Муниципаль район Советының чираттагы уникенче утырышында Советның 2018 елның 11 октябрендә кабул ителгән 185 нче карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде.

Әлеге үзгәрешләр Совет депутаты статусына кагыла.

Район халкына мәдәният оешмалары хезмәтләрен тәкъдим итү, ял оештыру өчен шартлар тудыру буенча кайбер вәкаләтләрне бирү хакында мәсьәләне карап, депутатлар Ивашкино, Мордва Афонькәсе, Түбән Кәминкә, Туймәт авыл җирлекләре вәкиллекле органнарының тәкъдимен карап, карар чыгардылар. Утырыш барышында, алар аша, бюджет ара трансфертлар бүлегендә, 2021 елда өстәмә керемнәр хисабына, муниципаль район бюджетын 1 миллион 600 мең, чыгымнарны 1 миллион 500 мең сумга арттырдылар. Әлеге чыгымнар мәдәният учреждениеләрен автоном ягу системасына күчерү белән бәйле.

Муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Фердинат Дәүләтшин рәислегендә узган утырышта районның кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирү өчен каралган муниципаль милекне формалаштыру, исәпкә алу һәм мәгълүмат урнаштыру тәртибен раслау хакындагы Советның 2019 елның 18 июлендәге 239 нчы карарына үзгәрешләр кертелде.

Утырышта муниципаль хезмәтләр вазифаларын биләүгә кадрлар резервы, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, шулай ук һөнәри керемгә салым махсус режимын кулланучы физик затларга муниципаль милекне арендага бирү, районның муниципаль милкен хосусыйлаштыруга кагылышлы мәсьәләләр дә, тикшерелеп, карар чыгарылды.

Утырышта кабул ителгән карарлар белән тулырак муниципаль районның интернет челтәрендәге рәсми сайтында, Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми парталында ( pravo.tatarstan.ru) танышырга мөмкин.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев