Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешәнлеләр “Бердәм Россия” партиясеннән юлларны яхшыртуда ярдәм сорыйлар

“Бердәм Россия”нең мобиль кабул итү пункты чирмешәнлеләрдән дә наказлар алып китте.

Район үзәгендә бу юлы аларга Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы Александар Митякин да үз үтенечен җиткерде, Югары Кармалкада һәм  Чумачкада урам эчендәге юлларны яхшыртуда булышлык сорады. Чумачкада су челтәрләре бөтенләй юк икән, халык суны, гомумән, чишмәдән, коелардан гына ала, скважина казыталар.

Түбән Кармалкадагы борынгы чиркәүнең гөмбәзен яңарту өчен средстволар кирәк.

-Бездә дә урам юлларын норматив хәлгә китерәсе иде. Авылда күкерт водороды исенә түзә торган түгел, - диде Күтәмә авыл җирлеге җитәкчесе Самат Хәйруллин. Моңа өстәп, ул каты көнкүреш калдыклары белән бәйле, башка җирлекләргә дә кагылышлы мәсьәләне күтәрде. Күпме сөйләнсә дә, чүп өчен бөтенесеннән, хәтта хуҗалары читтә яшәүчеләрдән дә ай саен акча түләттерәләр. Бу дөрес гамәл түгел бит.

Әлеге һәм башка кайбер сораулар документ рәвешендә теркәлеп, “Мой депутат” сервисында урын алачак, “Бердәм Россия” партиясенең Халык программасына кертеләчәк. Гражданнар белән аралашуның әлеге кулай формасы 2019 елдан бирле гамәлдә, бу юл белән партиягә теләсә кем үз гозерен – наказын җиткерә ала.

Түбән Кама җитәкчесе Чирмешәндә булды

Түбән Кама муниципаль берәмлеге башлыгы Айдар Метшин безнең райондагы кайбер объектлар белән танышты.

Спикер “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгать кабул итү эше кысаларында чирмешәнлеләрнең мөрәҗәгатьләрен тыңлады, инде капиталь ремонт төгәлләнүче балалар сәнгать мәктәбе һәм “Яшьтәш” яшүсмерләр клубы биналарында да булды.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X