Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешәндә үзсалым акчасының 13 проценты гына җыелган

Быел тулаем район буенча 7 миллион 63 мең сум үзсалым акчасы җыелырга тиеш. Әлегә аның 38,5 проценты гына тупланган.

- Югары Кәминкә һәм Утыз Имән авыл җирлекләрендә планлаштырылган сумма тулысынча җыелды, - ди финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин. – Кармыш, Туймәт, Ульяновка, Түбән Кәминкә, Иске Кади авыл җирлекләрендә дә халык бик актив, үзсалым акчасының күп өлешен тапшырганнар. Башка авыл җирлекләрендә бу эшне тизләтәсе иде. Әйтик, Бәркәтә, Күтәмә, Түбән Кармалка авыл җирлекләрендә ул сүлпәнрәк бара. Онытмыйк, әлеге суммага республика бюджетыннан дүрт тапкыр күбрәк өстәмә акча да күчереләчәк, ул 1 июльгә кадәр җыелмаса, әлеге өстәмә соңга калырга мөмкин. Нәтиҗәдә авылларда планлаштырылган эшләр сезонлы булганга, күп җирлекләрдә аларны ахырынача үтәргә өлгермәүләре бар.

Нигездә, үзсалым акчасы зиратларны, көнкүреш калдыклары полигоннарын тәртипкә китерүгә, урамнарда яктырткычлар урнаштыруга, чишмәләрне төзекләндерүгә, юлларны ремонтлауга тотыла. 

Үзсалым җыю буенча Чирмешән авыл җирлеге иң соңгы урында тора. Биредә тиешле акчаның нибары 13 проценты гына (25 февральгә) тупланган. Бу җирлектә салымны һәр кешедән 1 мең сум исәбеннән җыярга килешкәннәр иде.

- Узган елны планлаштырылган эшләрнең барысы да диярлек башкарылды. Мөселман зираты өчен өйчек ясалды, аны урнаштырасы гына калды, ә христиан зиратында капка ясап бетерәсе бар.

Җирлеккә өр-яңа трактор да үзсалым акчаларына алынды, средстволар башка кайбер максатларга да тотылды.

Агымдагы елда үзсалым акчалары Чирмешән авыл җирлеге территориясендә урнашкан зиратларны тәртипкә китерүгә, Чирмешәндә су челтәрләрен үзгәртеп кору өчен проект-смета документлары ясауга, җәмәгать урыннарын төзекләндерүгә, мәктәп яны спорт мәйданчыкларын үзгәртеп коруга, район үзәгендә һәм авыл җирлегенә керүче авылларда урам яктырткычларын монтажлауга, куюга, ремонтлауга, карап тоту чыгымнарын каплауга һәм тагын башка эшләргә юнәлдереләчәк, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надежда Гомәрова. - Кызганыч, кайберәүләр үзсалымның нинди файда китергәнен аңлап бетерми. Хөкүмәт ярдәм иткәндә, бу мөмкинлектән  файдаланып калырга кирәк, югыйсә.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев