Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешәндә узган җыенда сораулар күп булмады

Район үзәгендә ел саен дистәләп объектта төзелеш-ремонт эшләре башкарыла, юллар шомартыла, яңа йортлар калка. Тормыш бит, яңа проблемалар да туып тора. Җирлектә Чирмешәндә үткән халык җыенында алар хакында, быел монда яңа спорт залы, ә Казанкада яңа мәктәп файдалануга тапшырылачагы турында да әйттеләр. Түбән Чегодайда, ниһаять, мәдәният йортын үзгәртеп коралар. Халыкны...

Район үзәгендә ел саен дистәләп объектта төзелеш-ремонт эшләре башкарыла, юллар шомартыла, яңа йортлар калка. Тормыш бит, яңа проблемалар да туып тора.


Җирлектә Чирмешәндә үткән халык җыенында алар хакында, быел монда яңа спорт залы, ә Казанкада яңа мәктәп файдалануга тапшырылачагы турында да әйттеләр. Түбән Чегодайда, ниһаять, мәдәният йортын үзгәртеп коралар.

Халыкны тагын ниләр борчый соң? Чирмешәннән Казан ягына алып баручы юлның ремонтланган өлешендә сызыклар-разметкалар булмау уңайсызлык тудыра, диде берәү. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин бу проблеманы көннәр җылыткач хәл итәргә кушты. Макаринская уравмында транспорт хәрәкәтенең бер генә якка рөхсәт ителүе дә аның кадәр зарур түгелдер. Яңа йортлар төзелүче төньяк микрорайондагы урамнарда йөк машиналарына хәрәкәтне тыярга җыеналар икән, диләр. Әлеге сүз болай гына чыкмагандыр. "Әмма алай ашыгып эшләү кирәк микән?" - диделәр. Кыскасы, сорау бар, җавап шулайрак яңгырады.

Зур Чирмешән аша Амур ягына алып чыга торган җәяүлеләр күпере төзеп биргәннәре өчен рәхмәт әйттеләр. Бу эшкә үзсалым акчалары тотылды. Тик монда, күпергә Мәктәп, Заречная урамнары ягыннан килү кыен, тыкрыкларда яхшы юл юк. Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева әйтүенчә, бу мәсьәлә быел ук хәл ителәчәк, эш күләме планга кергән.

Татарстан урамындагы күпквартиралы беренче йорт подъездларында яңа ишекләр куюны да озакка сузмаска ышандырдылар.

Гомумән алганда, район үзәгендә, район мәдәният йортында узган әлеге җыенда җитәкчеләргә сораулар күп булмады. Хәер, проблемаларның барысы турында да берьюлы әйтеп бетермиләр. Җыеннан соң берәүнең: -Чирмешән эчендә юл билгеләренең терәк баганаларын ник турайтмыйлар икән, алар еллар буе авыш тора", - диюе дә чишелеш сорый. Бер карасаң вак-төяк, әмма матурлыкны яратабыз, димәк вак-төяк түгел.

Шулай итеп авылларда халык җыеннары тәмам булды, аларда дистәләп мәсьәлә күтәрелде, барысы да район, авыл башлыкларының контролена алынды. Кайберләре бик тиз чишелеш тапты, күбесе буенча соңрак чара күреләчәк.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined узган җыенда сораулар күп булмады