Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районының сигез авыл җирлегендә үзсалым тулысынча җыелган

Авыл җирлекләренең кайберләрендә үзсалым җыю шома гына барса, икенчеләрендә сумнар бик акрын туплана.

30 мартка кадәр җыелган үзсалым акчаларын махсус исәп-хисап счетына күчергәч, республикадан бирелә торган субсидия хисабына ул дүрт тапкыр арта. Бу ярдәм июнь аенда кайта. Ә 1 апрельдән соң тупланган үзсалым акчаларына субсидия киләсе ел башында гына бирелә. Димәк, аларны  быел кулланып булмый.

Чирмешән авыл җирлегендә бүгенге көнгә 621 мең сумнан күбрәк үзсалым җыелган, бу тиешленең 34 проценты. Авыл җирлегендә 5139 кеше яши, шуларның 1490сы ташламаларга ия, ягъни үзсалым түләүдән азат ителгән.

-Җирлектә үзсалым түләргә тиешлеләр 3649 кеше, алар барысы да моңа кушылса, барлыгы 1 миллион 824 мең 500 сум акча тупланырга тиеш, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. – Тик кайберәүләр акча бирергә ашыкмый, димәк быел да планлаган барлык эшләрне башкарып бетереп булмас.

2020 елда  үзсалым акчалары, бу вакытка, 23 процент җыелган иде. Былтыр шул акчаларга 2 нче Чирмешән мәктәбе янындагы спорт мәйданчыгы төзекләндерелде, Чирмешәндәге христиан зиратының коймасы һәм капкасы яңартылды, мөселман зиратының коймалары буялды, капка өчен материал сатып алынды һәм  хуҗалык кирәк-яракларын саклау өчен вагон куелды, балалар сәнгать мәктәбе каршында һәм үзәктә тротуарлар тәртипкә китерелде, Титов чишмәсе дә ремонтланды һәм буялды.

Быел халык акчаларына район үзәгендәге берәр мәктәп янындагы спорт мәйданчыгын ремонтларга, Казанка авылындагы зиратның коймасын тотарга, тирә-юнен төзекләндеререгә ниятлиләр. Тиешле средстволар тупланса, район үзәгендәге күлгә фонтан урнаштыру да планга кертелгән.

Район буенча үзсалымның 71 проценты җыелган. Сигез авыл җирлегендә (Кармыш, Яңа Кади, Югары Кәминкә, Иске Үтәмеш, Ульяновка, Туймәт, Лашман, Ивашкино) салым тулысынча (100 процент) җыеп тапшырылган. Мордва Афонькәсе авыл җирлегендә тиешленең 91 проценты тупланган. Бары ике авыл җирлегенең (Иске Котыш – 65, Чирмешән 34 процент) генә күрсәткече районның уртача күрсәткеченнән нык түбән.

фото: Кадыйр Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев