Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районының киләсе ел бюджеты быелгыдан 52 миллион сумга күбрәк

Киләсе 2021 елда район бюджеты 740 миллион 514 мең сум тәшкил итәчәк. Бу күрсәткеч быелгыдан 52 миллионга, ягъни 7 процентка күбрәк.

Район Советының чираттагы дүртенче чакырылыш өченче утырышында депутатлар әүвәл иң мөһим мәсьәләне - район бюджетының 2021 елга һәм 2020 һәм 2023 еллар планлы  чорына бюджет проекты белән танышып, аны расладылар. Киләсе ел бюджеты дефицитсыз дип прогнозлана, ягъни керемнәр белән чыгымнар тәңгәл килә.

Район җитәкчелеге, район финанс-бюджет палатасы белгечләре бюджетны төзү, планлау өлкәсендә четерекле, күләмле эш башкарганнар. Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин чыгышыннан күренгәнчә,  киләсе елда  район бюджеты 740 миллион 514 мең сум күләмендә күзаллана. Социаль-мәдәни тармакны үстерүгә, аны ныгытуга йөз тоткан бюджет. Әйтик, киләсе елда да  аның яртысыннан күбрәге, ягъни 451 миллион 171 мең сумы районның мәгариф тармагына тотылырга тиеш. Киләсе елда да укытучылар класс җитәкчелеге өчен бюджеттан аена өстәмә 5 мең сум акча алачак. Моңа барлыгы 20 миллион  сумнан күбрәк чыгым каралган.  2021 нче елда мәктәпләрдә балаларны ашатуга 6 миллион сум акча бирелә (быел – 2 миллион сум).

-Район бюджетыннан, гомумән, мәгарифкә зур акчалар юнәлдерелә. Шуның өчен педагогик коллективларның бурычы -  дәүләтнең әлеге ышанычын аклау һәм  яшь буынны  хәзерге тормышка әзерлекле, яраклы итеп тәрбияләү һәм яхшы укыту, - диде әлеге уңайдан утырышны алып баручы - район Советы рәисе, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин.

Мәдәниятнең дә киләсе ел  “бюджет бәлешендә” өлеше кечкенә  түгел – бу өлкәгә 89 миллион сум акча тотмакчылар. Физик тәрбия һәм спорт учреждениеләренә - 47 миллион сум, яшьләр сәясәтенә - 15 миллион сум, социаль сәясәткә -  17 миллион сум акча каралган. Шунысын да әйтергә кирәк, болардан кала, байтак мәдәният, мәгариф, спорт учреждениеләре биналарын республика бюджеты хисабына  ремонтлау эшләре каралган.

Җирле бюджет республика дотацияләре, субвенцияләре, физик затлар кеременә салым һәм башкалар хисабына тулылана. Районның тулаем, консолидацияле бюджетына 2021 елда  үзебезнең керемнәр барлыгы 257 миллион 913 мең сум күләмендә булачак дип фаразлана. Шулай итеп,  район Советы депутатлары, фикер алышулардан соң,  әлеге бюджет проектын расладылар. Иң мөһиме – бюджет акчасы ул халыкныкы – синең белән минем акча, аны әрәм-шәрәм итүгә, үзләштерүгә юл куелмасын иде. Акча санаганны ярата, дип белмичә әйтми  безнең халык.

Утырышта район башкарма комитеты  җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополованың  райондагы динара, милләтара  багланышларга һәм җәмәгать куркынычсызлыгына кагылышлы  чыгышын тыңладылар. Шөкер, районыбызда бу яктан тыныч, ызгышмыйча-талашмыйча, үзара дус-тату яшибез. Мәктәпләрдә, мәдәният уречждениеләрендә  дуслыкны, тынычлыкны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы чаралар узып тора. Хокук саклау органнарына да таләпләр югары. Районда җинаятьчелеккә юл куймау, бигрәк тә балаларны, яшүсмерләрне кыек юлдан, начар гадәтләрдән аралау, арындыру һәрвакыт актуаль тема. Яшьләребезне гел күз уңында тоту зарур. Болар да утырышта аерым җитди мәсьәләләр итеп каралды.  

Районда 26 мәктәп һәм 19 балалар бакчасы эшли. Мәктәпләрдә 2070 бала белем ала, аларны 355 укытучы укыта, балалар бакчаларына йөрүче 699 баланы 82 педагог тәрбияли. Шушы якташларыбызга белем бирүнең сыйфатын күтәрү – әлеге педагогик коллективлар бурычы. Бу уңайдан да чыгышлар тыңланды һәм тиешле карар кабул ителде.

Көн тәртибендәге “Төрлеләр“ өлешендә депутат, районның элеккеге җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров  легендар шәхесебез - Бәркәтәдән “Шушма“ колхозының элеккеге колхоз рәисе Кәрам Әхмәтҗанов исемен мәңгеләштерү,  авылдагы бер урамга, я мәктәпкә аның исемен бирергә тәкъдим итте. Депутатлар әлеге тәкъдимне хупладылар.  

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев