Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районының башкарма комитетында яңа җитәкче булачак

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынын биләүгә конкурс игълан ителде. Әлегә бу вазыйфаны башкару башкарма комитетның эшләр идарәчесе Илфат Шәйдуллинга йөкләнде.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Фаяс Минһаҗев, шәхси гаризасы буенча, сәламәтлегенә бәйле рәвештә, бу вазыйфадан азат ителде-вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды.

Район Советының утыз бишенче утырышында болар хакында карарлар чыгарылды.

Депутатлар “Чирмешән муниципаль районы“ муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында да карар кабул иттеләр. Әлеге карар проекты буенча ачык тыңлаулар 11 июньдә, сәгать 9да булачак.

Быел районда балаларның һәм яшләрнең җәйге ялын һәм савыктыруына әзерлек хакында да сөйләштеләр. Бу уңайдан карарда барыннан да бигрәк балаларның иминлеген тәэмин итү зур игътибар сорый. Тулаем ял лагерьлары яңа сезонга, ачылуга әзер диярлек.

Депутатлар быелгы район бюдҗетының керемнәр өлешен 4 миллион 200 мең сумга, чыгымнар өлешен 6 миллион 300 мең сумга арттыру, аларны конкрет нинди максатларга юнәлтү турында да тавыш бирделәр.

Район җирлекләренең финанс инспекторлары турында 2008нче елның 12 августында кабул ителгән 123нче санлы карарына үзгәрешләр кертелде, ул штат берәмлекләре белән бәйле.

Җирле салымнар, аларга пенялар, штрафлар буенча кайтарып алырга өметсез бурычларны гамәлдән чыгару хакында карар да күптән кирәк иде. Билгеле, бу процедураның сроклары, таләпләре бар. Алар буенча, документлар нигезендә, төп карарны салым инспекциясе чыгарачак.

Чирмешән районында муниципаль дәрәҗәдәге “Алтын үзәнлек“ исемле промышленность мәйданчыгы оештыру турында карар кабул ителде, аның Нигезләмәсе расланды. Әлеге мәйданчык район үзәгенең төньягында, элеккеге нефтьчеләр базасы белән яңа христиан зираты арасындарак булачак, 13 гектар мәйдан биләячәк. Анда складлар төзергә, җитештерү цехлары да булдырырга планлаштыралар. Инде резидентлар көтәләр, финанс чыганаклары эзли башлыйлар.

Утырыш эшен район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин алып барды.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X