Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре язгы кыр эшләренә әзер

Районда быел бөртекле сабан культуралары 31592,4 гектарда чәчелергә тиеш, язгы чәчү үткәрү өчен 7395 тонна орлык кирәк була. Бүген район хуҗалыкларында орлык проблемасы юк.

Бу хакта район мәдәният йортында үткән муниципаль район Советының унсигезенче утырышында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мирзаһит Гатин әйтте.

-Көнбагыш орлыгы буенча сораулар бар иде, шөкер, бу проблема да хәл ителде, - диде Мирзаһит Закир улы.

Гомумән, идарә начальнигы үз чыгышында районда язгы-кыр эшләренә әзерлек турында мәгълүмат җиткерде. Чәчү кампаниясенең уңышлы үтүе төрле факторларга бәйле, шуларның берсе – минераль ашламалар. Бүген районда 1800 тонна, яисә бер гектарга - 33,1 килограмм исәбеннән, ашлама тупланган. Бу яктан “БИО-АГРО”, “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “Тепсуркаев В.Ә”, “Кудряшов С.И.” хуҗалыкларын мактап телгә алдылар, ә менә калган җәмгыятьләргә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына эшне активлаштыру сорала. Чәчү эшләрендә 230 берәмлек техниканың катнашуы көтелә, аларның күбесе бүген кырга чыгарга әзер.

-Башка еллар белән чагыштырганда, быел язгы кыр эшләренә яхшы әзерләндек, - диде утырышны алып барган район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин да. - Хәзер иң мөһиме - вакытында чәчеп, уңышны югалтуларсыз җыеп алу.

Утырышта шулай ук район прокуроры Фаил Хәйруллин, Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге начальнигы Юлдус Билалов районда закончылык һәм хокук тәртибе торышы турында чыгыш ясадылар, аннары әлеге мәсьәлә буенча тиешле карар чыгарылды.

- Халык арасында аңлату эшләре алып барсак та, мошенниклар тарафыннан алданучылар саны артты, - дип билгеләп үтте Юлдус Госман улы.

Депутатлар Советның муниципаль хезмәткә кагылышлы, 2021 елның 18 ноябрендә кабул ителгән 76нче, депутатларның хезмәт хакына кагылышлы 2018 елның 24 апрелендә кабул ителгән 149нчы карарларына үзгәрешләр һәм кайбер элек кабул ителгән хокукый актларның үз көчен югалтуы турында  карарлар кабул иттеләр,  бердәм комиссия хакында Нигезләмә расладылар.

Утырыш ахырында, озак еллар Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитетын җитәкләгән, Светлана Ганиевага "Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының мактаулы гражданины" исемен бирү турында тәкъдим булды. Депутатлар әлеге кандидатураны бердәм хупладылар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев