Чирмешән районында сайлаучылар 34 участокта тавыш бирә
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районында сайлаучылар 34 участокта тавыш бирә

Бүген район җирлекләрендә киләсе елда үзсалым акчалары җыю мәсьәләсе буенча референдум уза.

Районда 34 сайлау участогының барысы да иртәнге сәгать 7 дә үк ачылды, комиссияләр эшкә кереште. Аларда Гомумроссия “Чиста сайлаулар өчен корпус” иҗтимагый хәрәкәтеннән күзәтүчеләр дә бар.

-Участокларда 20 сәгатькә кадәр тавыш бирергә мөмкин, үзең белән паспорт алып килергә кирәк, - ди район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. –Референдум уңаеннан сораулар туса, безнең комиссиягә 2-53-07 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

Чирмешән районында референдумда катнашучылар исемлегендә 14 мең 748 кеше теркәлгән.

Күпчелек җирлекләрдә үзсалым бер кешедән 500 сум күләмендә билгеләнгән.

 

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


#Айданавыборы

Нет комментариев